Илдә әлегә үлем җәзасы тыелган.
Удмуртиядә узган Тикшерү комитетының иҗтимагый һәм консультатив совет идарәсе утырышында РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үлем җәзасын яңадан кертү турындагы фикерне күтәреп чыкты.
– Әлеге фикерне күтәреп чыккан өчен мине һәм башкаларны тәнкыйтьләүләреннән курыкмыйм, – диде Александр Бастрыкин. – Икейөзлеләнергә ярамый – явызлык җәзасын да алырга тиеш. Кеше гомерен, бигрәк тә баланыкын алгансың икән – үзеңнеке белән түләрсең.
Моннан тыш, Ижевскида Александр Бастрыкин балаларын югалткан анага "За спасение погибавших" медален дә тапшырды. Әлеге медаль 13 яшьлек малайның батырлыгы өчен бирелде.
Исегезгә төшерәбез, Удмуртия Республикасындагы бер бистәдә яшәгән 13 яшьлек Андрей 2014 елның көзендә үзенең 11 яшьлек сеңлесен педофил кулыннан коткару өчен азакка кадәр көрәшә. Әлеге балаларның гомерен өзгән явыз бәндә җәзасын алды – гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде инде.
Балаларны үтергән кешегә җир өстендә урын булырга тиеш түгел, диде бу уңайдан Тикшерү комитеты башлыгы. Шул ук вакытта Тикшерү комитетының һәрвакыт канун рухы һәм хәрефләренә буйсынуын да ассызыклады.