Инвалидлар декадасы уңаеннан Мәмдәл авыл җирлегендә Мәмдәл мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән яшьүсмерләр өчен чәй табыны әзерләнде. Килгәннәрне мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән каршы алдылар. Авыл җирлеге башлыгы Фарид Сафиуллин үзенең изге теләкләрен җиткерде. Иганәче шәхси эшмәкәр Сафиуллина Диләрә булды.