Казанда Ватан геройларын хөрмәтләделәр

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

9 декабрь – Россиядә Ватан Геройлары көнендә Татарстанда каһарман якташларыбызга хөрмәт күрсәтелде. Мәгълүм булганча, Россиядә Ватан Геройлары көне 2007 елдан билгеләп үтелә. Аны революциягә кадәрге Георгий кавалерлары көнен яңадан торгызу дип тә кабул итәргә мөмкин.


Тарихка күз салсак, Георгий кавалерлары көне 1769 елның декабрендә Екатерина II империянең иң югары хәрби бүләген – Изге Георгий орденын гамәлгә кую хөрмәтенә бәйрәм ителгән. Большевиклар чорында бәйрәм дә, орден да бетерелә. Георгий ордены 2000 елда кабат торгызыла.

Шулай итеп, өлкән буын ветераннар сафы сирәгәеп, каһарманлык төшенчәләре алмашына барган бүгенге чорда Россиядә декабрь аенда Ватан Геройларын данлау традициягә керде. Быел Мәскәү һәм Казанда Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чаралар аеруча зурлап уздырылды. Татарстан башкаласына бөтен Идел буе федераль округыннан өч дистәгә якын каһарман – Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары, Социалистик Хезмәт һәм Хезмәт Геройлары тантанага җыелды.

 

 


Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белдергәнчә, яу кырында да, тыныч тормышта да илнең иминлеген саклау һәм үстерү өчен көч һәм, еш кына гомерләрен куйган бу батыр һәм тырыш шәхесләр яшьләргә үрнәк булып тора. “Геройларның миссиясе – илнең көч-куәтен һәм бөеклеген күтәрүдә һәм кабат илебезнең ныклыгы сыналган бүгенге заманда әлеге традицияне яңа буынга тапшыруда”, – диде Россия Президенты вәкиле Казанның опера һәм балет театры бинасында узган җыенда.

Татарстанда дүрт каһарман яши

Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Татарстаннан 221 кешенең – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуы, 50 кешенең Дан орденының тулы кавалеры булуы мәгълүм. Бүгенге көндә республикада 37 Ватан каһарманы гомер кичерә. Алар арасында – 28 Социалистик Хезмәт Герое, биш Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры һәм... дүрт герой – Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Россия Герое исеменә ия Александр Супонинский, Алексей Кораблев, Газинур Хәйруллин.

 

Борис Кузнецов

 

Александр Супонинский

 

Алексей Кораблев

 

Газинур Хәйруллин


Кызганычка, арабызда Советлар Союзы Геройларының берсе генә калды: ветераннар хәрәкәтенең актив вәкиле, тиздән 90 яшен тутырачак Борис Кузнецов олы яшендә дә күңел көрлеген югалтмыйча, яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнүен туктатканы юк. Геройлар көнендә Борис Кузнецовны һәм 37 яшьлек Александр Супонинскийны Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин үзе хөрмәтләде.


Чирмешән районында туып үскән, 1998-2000 елларда Ватан алдында хәрби бурычын үтәгәндә Чечня сугышына эләккән Александр Супонинский – “Шестая рота” нәфис фильмында сурәтләнгән 6нчы ротаның исән калган десантчыларының берсе. Бүгенге көндә ул Әлмәт шәһәрендә яши. Чистай районы егете, 36 яшьлек Алексей Кораблев та хәрби хезмәткә алынгач Чечняда хезмәт итә. Төньяк Кавказ төбәгендә террорчылыкка каршы операция вакытында күрсәткән батырлыгы өчен Россия Герое исеменә лаек була. Алексей Чистай районының “Патриот” әфган һәм Чечня сугышлары ветераннары иҗтимагый оешмасын җитәкли.


54 яшьлек Газинур Хәйруллин командировкага китү сәбәпле, быел Казанда оештырылган тантаналы чараларда катнаша алмады. Тумышы белән Чүпрәле районыннан булган Газинур Хәйруллинның язмышы безгә чынбарлык вакыйгаларга нигезләнеп төшергән “Кандагар” фильмы аша таныш.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов илебезнең бөтенлеген тәэмин итүгә һәм көчен ныгытуга үз өлешен керткән ветераннар, туган илнең мәнфәгатьләрен яклап, дөньяда тынычлык саклауга хезмәт иткән яңа буын батыр йөрәкле кешеләр бары тик дан һәм хөрмәткә лаек булуын ассызыклады. “Без геройлар исемнәре белән Татарстанда урамнарны, паркларны атыйбыз, мәктәп һәм лицейларга аларның исемнәрен бирәбез, каһарман якташлырыбыз белән бәйле урыннарда мемориаль такталар ачабыз. Бу шәхесләр әле бик күп буыннарга үрнәк булачак”, – диде Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә чыгыш ясап.

Әйтергә кирәк, нәкъ Ватан Геройлары көнендә Казанда шагыйрь-фронтовик Фатих Кәрим яшәгән йортка мемориаль такта эленде. Татарстанда геройларның батырлыгын мәңгеләштерү дәвам итәчәк.

 

 


Лилия ГАДЕЛШИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International