Россиядә лаеклы ялга чыгу яшен арттырмыйлар

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Соңгы вакытта пенсиягә чыгу яшенең артуы турындагы хәбәрләрне Кремльдә кире кактылар.

 

– Юк, Кремльнең андый планы юк, – дип җиткергән Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. – Пенсия реформасы буенча эксперт берлеге төзелү турындагы хәбәрләрне дә кире кагам. Мин андый мәгълүматка ия түгел. Әлеге, миңа калса, тема Хөкүмәтнеке.

Сүз уңаеннан: Россия премьер-министры Дмитрий Медведев та федераль телеканаллар алдында ясаган бүгенге чыгышында, лаеклы ялга чыгу яшенең арттырылмавы турындагы җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International