ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2014 ел
якшәмбе
Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы кай очракта таратылырга тиеш һәм әлеге хәер-сәдакаләрнең барысын да бирү мәҗбүриме? Шулар хакында без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев белән сөйләштек.
Театр артистлары, журналистлар, телевидение йолдызлары, модельерлар, җәмәгать эшлеклеләре... җырчылар белән бергә бер сәхнәдә чыгыш ясарга җыена.
Узган гасырның 70нче елларында Татарстанда бәрәңге игелә торган мәйданнар 70 мең гектарга кадәр җитә иде. Соңгы елларда исә бу сан шактый азайды. Берничә ел элек бәрәңге авыл хуҗалыгы җирләренең 12 мең гектарын биләп торса, хәзер исә тагын да кимрәк. Мәсәлән, быел Татарстанда әлеге культура нибары 6,6 мең гектарда утыртылган...
Билгеле булганча, 2018 елда Россиядә узачак Футбол буенча Дөнья чемпионаты уеннарының бер өлеше Казанда үткәреләчәк. Әлеге халыкара ярышларга әзерлек башланып китте инде. Мәсәлән, бу көннәрдә FIFA футбол федерациясе вәкилләре “Казан-Арена” стадионы белән таныша.
Популяр җырчы Ришат Төхвәтуллинның кичә Казандагы сольный концерты чак кына өзелми калды. 17-18 октябрь көннәрендә узган 1000 урынлык залга билетлар тулаем алынып беткән иде. Концертның булу-булмавы бер сәгать кала гына хәл ителде. 
Илнең сәламәтлек саклау идарәләре халыкны гриппка каршы чаралар күрергә чакырса да, Россиядә гомер итүчеләрнең яртысыннан артыгы әлеге авыру үзләренә кагылмас дип өметләнә. Төрле компания һәм фирмалар да хезмәткәрләрен гриппка каршы прививкалар ясатырга өндәү кирәк, дип санамый.

18
октябрь, 2014 ел
шимбә
Танылган драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев туган авылында үз спектаклен тәкъдим итә.
16 октябрь көнне Универсиада авылында “Безнең заман геройлары” федераль проектын тәкъдим итү кичәсе булды.

Россия Федерациясе Пенсия фонды ел саен уздырыла  торган “Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча  елның  иң яхшы иминиятләштерүчесе-2014”  бөтенроссия конкурсының бишенчесе башлану турында хәбәр итә.

Җылыту сезонына кердек. Шуның белән бергә җылылык энергиясе өчен түләүләр дә югарыга сикерде. Шунлыктан,  җылылык  һәм башка уңайлыклар белән тәэмин итүчеләр һәм әлеге хезмәтләр-дән файдаланучылар арасында  киеренкелек тә  арта башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International