16 октябрь көнне Универсиада авылында “Безнең заман геройлары” федераль проектын тәкъдим итү кичәсе булды.
Сайтыбызда язганча, бу проект “Бердәм Россия Яшь Гвардиясе” тарафыннан оештырыла. Чарада әлеге проектның республикадагы кураторы Юлия Манина, яшь гвардиячеләр, Универсиада авылының 20 йорты студентлар советы, шулай ук әлеге проект катнашучысы Евгений Ермолаев бар иде.
Очрашуда Юлия Манина “Безнең заман геройлары”ның тарихын, аның максат-бурычларын, шулай ук аның республикада ничек тормышка ашырылуын ачып салды.
“Безнең заман геройлары” федераль проекты Татарстан Республикасында 2013 елдан бирле эшләп килә. Без хәзерге вакытта яшьләр арасында әлеге проектның популярлыгы артуы турында әйтә алабыз. Әгәр элек безгә берәр героик вакыйга тарихын үзебезгә эзләргә туры килсә, хәзер геройларның туганнары, дуслары, әлеге вакыйганың шаһитлары үзләре бу турыда шалтыратып хәбәр итә”, – диде Юлия.
Проект герое Евгений Ермолаевны тыңлавы аеруча кызыклы булды. Ул әлеге вакыйга булган көннең ничек үткәнен һәм шуннан соң аның тормышы ничек үзгәргәнен сөйләде. Шунысын билгеләп узарга кирәк: чарага килгән һәр кеше егетне дикъкать белән тыңлады, әлеге егет урынында була калса, үзе нишләр иде икәне турында да уйлады.
Икенче курста укучы Евгений әлеге батырлыгын, 11 сыйныфта укыганда, эшли. Ул көнне егет репититорга бара. Ерак булмаган елгада балалар уйный. “Мин шунда уйнаучы кечкенә малайга игътибар иттем. Ата-анасының үз баласын мондый урында уйнарга рөхсәт итүе миңа сәер тоелды. Апрель аендагы боз бик юка, ул малай да теләсә кайсы мизгелдә үлем белән очрашырга мөмкин иде. Шул вакыт ул боз астына төшеп китте. Мин әйберләремне читкә куеп торып, аның янына ашыктым. Яр буенда мине икенче егет каршылады, ул кечкенә малайны өенә алып барырга булышты. Аннан соң бу баланың хәле яхшы булуын белдем”, – дип сөйләде Евгений.
Юлия Евгенийны “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы җирле бүлеге исеменнән котлады. Чара ахырында: “Яшьләр батырлыкларын эшләүдән оялмаска тиеш! Мин үз илем һәм аның кешеләре белән горурланам. Беренче чиратта, кеше булып калырга һәм патриот булырга кирәклеген аңларга кирәк”, – дип тәмамлады сүзен Евгений.
“Безнең заман геройлары” проектын тәкъдим итү Казанның барлык югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларында, тулай торакларында шушы көннән башланып китте.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА