FIFA вәкилләре “Казан-Арена”дан канәгать

2014 елның 19 октябре, якшәмбе







Билгеле булганча, 2018 елда Россиядә узачак Футбол буенча Дөнья чемпионаты уеннарының бер өлеше Казанда үткәреләчәк. Әлеге халыкара ярышларга әзерлек башланып китте инде. Мәсәлән, бу көннәрдә FIFA футбол федерациясе вәкилләре “Казан-Арена” стадионы белән таныша.



Әйтергә кирәк, әлеге сәфәрнең максаты – стадион белән танышу гына түгел. Аны FIFA вәкилләре һәм “Россия-2018” оештыру комитеты тарафыннан оештырылган беренче инспекцион чара дип атау дөресрәк булыр, мөгаен.



Белгечләр нәрсә уйлый?


 Әлеге сәфәребез Санкт-Петербург, Казан, Сочи һәм Мәскәү шәһәрләрендәге футбол стадионнарын карауны үз эченә ала. Делегация составында якынча 40 кеше. Араларында төрле өлкә белгечләре бар. Шул рәвешле, стадионнарны тикшергәндә уеннар сыйфатын гына түгел, ә мәгълүмати технологияләр, кунакчыллык, аккредитация, куркынычсызлык чаралары белән бәйле мәсьәләләр дә күздә тотыла. Төп максат исә – стадионнарның дөнья чемпионатына ни дәрәҗәдә әзер булуын ачыклау, - дип белдерде журналистларга “Россия-2018” оештыру комитетының генераль директоры Алексей Сорокин.



FIFAның 2018 елда узачак дөнья чемпионатына әзерлек буенча департамент җитәкчесе Кристиан Унгер сүзләренә караганда, “Казан-Арена” аңарда бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырган.


- “Казан-Арена” миңа бик тә ошады. Шунысы мөһим, стадион эшли. Аңлавымча,  биредә төрле дәрәҗәдәге футбол ярышлары уздырыла. Бу исә безнең эшне шактый җиңеләйтә – төрле сызымнар сызарга, төзелеш белән бәйле яңа карарлар кабул итәргә кирәк түгел. Без бирегә тагын күп тапкырлар киләчәкбез әле. 2018 елгы дөнья чемпионаты уеннары алдыннан “Казан-Арена” стадионы тагын да камилләшәчәк, - дип белдерде Кристиан Унгер.

 


“Казан-Арена” үзгәрәчәк

 


Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов үзенең чыгышында якынча дүрт ел элек булган вакыйгаларны яңартуны кирәк тапты.

 


- Ул чагында әле Россиядә футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру турындагы карарны кабул итү-итмәү турында фикер генә алышалар иде. Казанга FIFA вәкилләре килде. Без алар белән “Казан-Арена” стадионының нинди булачагы турында сөйләштек. Хәзер исә әлеге стадионның эчендә басып торабыз. Аның ничек эшләвен күрәбез, беләбез. Тиздән без стадионны тагын да камилләштереп, аны дөнья чемпионаты уза торган иң яхшы стадионнарның берсе итәрбез дип уйлыйм, - диде Владимир Леонов.


Шулай да, 2018 елга “Казан-Арена” стадионын нинди үзгәрешләр көтә соң? Делегация вәкилләре сүзләренчә, стадионны зур үзгәрешләргә “дучар итү” кирәк түгел.


- Билгеле булганча, FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты узачак стадионнарга үз таләпләрен куя. Ул стадионга гына түгел, ә якын-тирәдәге мәйданнарга да карый. Кагыйдә буларак, стадион тирәсендә урын бик күп кирәк. Биредә кунаклар зоналары, чатырлар урнаштырылырга тиеш. Чемпионат парнерлары исә әлеге мәйданнарда үз чараларын үткәрәчәк. Шуңа күрә стадионның ни рәвешле үзгәрәчәген хәзер генә әйтә алмыйм. Аны тулысынча үзгәртеп кору таләп ителмәячәк, - дип белдерде Алексей Сорокин.


Кристиан Унгер исә стадионның, чыннан да, уникаль булуын ассызыклап узды. Аның алдан ук футбол буенча дөнья чемпионаты таләпләренә нигезләнеп төзелүе “Казан-Арена”ны башка стадионнардан өстенрәк итә дә инде.

 

 


Рәмзия ЗАКИРОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International