Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
Ришат Төхвәтуллинның концерты өзелә язган
2014 елның 19 октябре, якшәмбе
Популяр җырчы Ришат Төхвәтуллинның кичә Казандагы сольный концерты чак кына өзелми калды. 17-18 октябрь көннәрендә узган 1000 урынлык залга билетлар тулаем алынып беткән иде. Концертның булу-булмавы бер сәгать кала гына хәл ителде.
Беренче көнне концерт башланырга берничә сәгать кала, аппаратуралары янып чыккан. Ярый әле “УНИСК”ның үзенең аппаратурасы булган. Ришатның төркеме аларның аппаратурасы белән эшләгән. Әмма икенче көнгә табылган аппаратураның да бер өлешенә зыян килүе ачыкланган. Шул сәбәпле, концертны
өзәргә теләгәннәр.
- Иң тәнкыйтьли торган һәм яраткан тамашачым – Казанда. Бөтен татар артистлары монда яши. Кайсы җырчының ничек җырлавын да Казан тамашачы бик яхшы аера белә. Менә быел да алдан ук аппаратураларыбызны тикшереп килгән идек. Концерт башланыр алдыннан аппаратурабызның микшер пульты янып чыкты. Икенче аппаратурада эшләдек. Хәтта беренче көнне репетиция дә ясый алмадык. Казанда узган һәр концертымда нинди дә булса бер каршылык килеп чыга. Мондый хәлнең беркая да күзәтелгәне булмады. Нишләптер гел Казанда... Беренче сольный концертымны куйганда да аппаратурабыз бөтен синтезаторлары белән килеп төшкән иде. Икенче бер концертымда микрофоным сүнеп, кире кабынмады. Үземнең микрофоным белән йөрим мин. Башка микрофон белән җырлаганда, үземне башкача тота башлыйм. Инде тавыш та дөрес яңгырамый. Үземнеке сүнгәч, бөтенләй икенче төрле микрофон тотып җырларга туры килде, - диде Ришат Төхвәтуллин.
Микрофон дигәннән, Ришат аны Америкадан заказ белән кайтарткан икән. Бик кыйммәтле, сыйфатлы ак микрофоны 160 мең сумга төшкән. Әлеге микрофон тавышны чиста итеп чыгаргач, анда җырлавы тагын да авыррак, ди. Очсыз микрофонга ничек кенә акырып җырласаң да, тембр дигәне теләгәнчә чыкмавын да ассызыклады. Шулай ук гигиена ягыннан да, Ришат чит микрофонга җырлаудан баш тартуын әйтте.
Ришатның 17-18 октябрь көннәрендә узган концертларында аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса да, җырчы үзенең концертын югары дәрәҗәдә куйды. Тамашачы концертның булмый калуын уена да китерә алмаган хәтта. Ришат та югалып кала торган җырчылардан түгел. Рәтле репетиция ясый алмаса да, бар җырын тере тавышка җырлап чыкты. Залга баянчы Рәзил Камалов белән җырларга төшүе дә тамашачыда ихтирам хисе уятты. Тамашачының бер өзлексез кул чабуы да ни тора иде?! Ә җырчы кешегә шуннан да зур бүләк юк бит. Быел җырчы тамашачысын яшьлеккә сәяхәткә алып кайтты. Быелгы сезон концертларында шул рухтагы җырлар һәм, әлбәттә, җырчының өр-яңа җырлары да урын алды.
Концертның чак кына өзелми калуын, бер сәгать кала хәл итүен җырчының продюсеры Рифат Фәттахов та әйтеп узды. Аның каравы, һәр ситуациядән чыгу юллары бар, ди ул. Андый гына киртәләрне җиңеп чыгарга өйрәндек инде, дип тә өстәде. Ришатның бик тә эзләнүчән җырчы икәнлеге турында да әйтеп узды. Ни дисәң дә, шоу-бизнеста яңалык булмаса, төшеп калуың барлыгын да алар бик яхшы белә.
– Татар шоу-бизнесында шундый бер күренеш бар. Инде олы яшьтәге, үз урыны булган җырчыларыбыз яшьләргә юл бирәселәре килми. Аларга юл бирмичә, яшьләрне бер-берсенә каршы куялар. Аларга акыллы киңәш бирәсе урынга, киресенчә, матур булмаган киңәшләр бирәләр. Шулай ук гайбәт тарату да күзәтелә. Ришатка карата да булып тора, - диде Рифат Фәттахов.
Ришат инде ничә елдан бирле шушы ук продюсерда матур гына эшләп килә. Продюсерыннан уңуын, аннан сәхнәнең эчке ягын, шоу-бизнесның эчке ягын күрергә өйрәнүен дә әйтте.
http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/37695-rishat-t%D3%A9hv%D3%99tullinnyi%D2%A3-kontsertyi-%D3%A9zel%D3%99-yazgan.html
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
28
март, 2026 ел
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
«ЭКОяз-2026 " экологик марафоны Старт ала
4 көннән Татарстанда ел саен үткәрелә торган «ЭкоЯз-2026»экологик марафоны старт ала. Ул 24 майга кадәр дәвам итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз