Бәрәңге ашаган тук булыр...

2014 елның 19 октябре, якшәмбе







Узган гасырның 70нче елларында Татарстанда бәрәңге игелә торган мәйданнар 70 мең гектарга кадәр җитә иде. Соңгы елларда исә бу сан шактый азайды. Берничә ел элек бәрәңге авыл хуҗалыгы җирләренең 12 мең гектарын биләп торса, хәзер исә тагын да кимрәк. Мәсәлән, быел Татарстанда әлеге культура нибары 6,6 мең гектарда утыртылган...



Бәрәңгене юкка гына “икенче икмәк” дип атамыйлар. Бүгенге көндә ул россиялеләр арасында иң популяр культуралардан санала. Күпләр өчен ул чын мәгънәсендә “милли продукт”ка әверелде. Бүгенге көндә авыл җирендә яшәүчеләрнең кайсысы гына бәрәңге үстерми икән?

 


Чәчүлек җирләре кими, уңдырышлылык арта

 


Авыл хуҗалыгының бу тармагындагы вәзгыять, беренче карашка, шактый уңай кебек тоелса да, чынлыкта алай түгел. Татарстанда бәрәңге игелә торган мәйданнар елдан-ел кимүгә таба бара. Мәсәлән, быел республикада икенче икмәк барлыгы 72,7 мең гектар мәйданда утыртылган. Әлеге җирләрнең нибары 6,6 мең гектары гына агросәнәгать комплексларына карый. Калганы исә – шәхси хуҗалыклар карамагында.

 


Шунысы сөенечле, чәчүлек мәйданы кимүгә дә карамастан, әлеге культураның уңдырышлылыгы шактый арткан. Мәсәлән, хәзерге вакытта бәрәңге уңышы гектарына якынча 19 тонна тәшкил итә. Ә берничә ел элек исә ул нибары 10 тонна гына булган.

 



Шулай да, ни өчен республикада бәрәңге утырту мәйданнары кимегән соң? Бу турыда без Татарстан фәнни-тикшеренү институтының үсемлекләрне саклау үзәге җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиевадан сораштык.


- Моның сәбәпләре берничә. Беренчедән, бәрәңге үстерү шактый зур чыгымнар сорый торган тармак. Уңдырышлылыгы да тотрыклы түгел – бер елны уңыш бар, икенче елны - юк. Кагыйдә буларак, бәяләр дә төрле. Әгәр дә ул шактый түбән икән, аны үстерүнең отышлы түгеллеге аңлашыла. Икенчедән, соңгы дүрт елда халык бәрәңге чери дип зарлана. Өстәвенә, уңыш та әллә ни зур түгел... Шуңа күрә күпләр бу проблеманы хәл итү юлларын таба алмый. Нәтиҗәдә, алар бәрәңге үстерүдән баш тарта, - дип аңлатты безгә галим.



Татарстан орлыгы сыйфатлы


Шулай да, киләсе елларда Татарстан басу-кырларында бәрәңге мәйданнары шактый артырга мөмкин. Хәзерге вакытта бу культура өчен тиешле шартлар тудыру юнәлешендә хуҗалыклар да, галимнәр дә актив эшли. Бактың исә, икенче икмәкнең уңышлы үсүе, беренче чиратта, орлыкның сыйфатыннан тора икән.

- Күп еллар дәвамында без бәрәңге орлыгын чит илләрдән сатып алдык. Билгеле булганча, икенче икмәк төрле бактерия һәм вирусларга бик тиз бирешә торган культура. Мәсәлән, әгәр без вируслы бәрәңге орлыклары утыртылган бер гектар мәйданнан нибары 10 тонна уңыш җыеп алсак, сәламәт бәрәңге 3-4 тапкырга күбрәк уңыш бирә. Шуңа күрә заманында бәрәңге орлыгын чит илдән кертергә карар кылынды да инде, - дип дәвам итте сүзен Фәния ханым. Бәрәңгенең Россиядә китереп чыгарылган сортларына килгәндә, халык арасында аеруча “Жуковский”, “Удача” һәм “Невский” дигәннәре популяр икән.

 


Шулай да, 2000 елда Татарстан фәнни-тикшеренү институты галимнәре сыйфатлы бәрәңге җитештерү ысулларын табуга ирешә. Нәтиҗәдә, басу-кырлардан җыеп алынган икенче икмәк уңышының күләме бермәбер арта һәм гектарына 11 тоннадан 22,5 тоннага җитә.

 


- Хәер, бу мәсьәләнең башка ягы да бар. Беренчедән, халык чит ил сортларына күнекте инде. Аларның тышкы кыяфәте дә матуррак, тәме дә башка төрле. Ә безнекендә исә әлегә бу сыйфатлар җитми. Шулай да, әгәр теләсә, Татарстан хәзердән үк чит ил бәрәңгесеннән баш тарта ала, - дип белдерде Фәния Җамалиева.

 


Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да быел республика үзен бәрәңге белән тулысынча тәэмин итәргә сәләтле дип белдерә. Алар китергән мәгълүматларга караганда, агымдагы елда икенче икмәкнең уртача уңышы гектарына 195 центнер тәшкил итә.

 


- Быел республикада бәрәңгегә кытлык булмаячак. Гомумән, бездә бу өлкә белән бәйле проблемалар юк дип әйтергә мөмкин. Хәер, 2010 ел гына искәрмә булды - корылык нәтиҗәсендә икенче икмәкне чит төбәкләрдән керттек. Тик андый вәзгыять башка кабатланмаячак. Ник дигәндә, бүгенге көндә бәрәңге игелә торган мәйданнарның барысы да диярлек ясалма су сибү җайланмалары белән тәэмин ителгән, - дип ышандыралар министрлыкта.

 


Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: республикада бәрәңге үстерү белән шөгыльләнә торган эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре күп түгел. Мәсәлән, Россиянең бәрәңге үстерүчеләр берлеге төзегән рейтингка Татарстаннан алты хуҗалык кергән. Болар – Арча районының “Кырлай” һәм “Ак Барс” агросәнәгать комплекслары, Алабуга районының “Вятские зори” агрофирмасы, Чүпрәле районының “Амосов” шәхси фермер хуҗалыгы, Кукмара районының “Восток” ҖЧҖ һәм Түбән Кама районының “Земляки” крестьян хуҗалыгы.

 


2013 елда әлеге агросәнәгать комплекслары арасыннан “Кырлай” хуҗалыгы бәрәңгедән иң зур уңыш алуга ирешкән. Авыл хезмәтчәннәре биредә бер гектардан 400 (!) центнерга якын  уңыш җыйган. Быел исә алар бу санны гектарына 430 центнерга җиткерергә ниятли.

 


Россия күләмендә ничек?

 


Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Россия тарафыннан чит ил продукциясенә карата кертелгән санкцияләрдә бәрәңге орлыгына чикләүләр юк. Бу – хәзерге вакытта Россиядә һаман да чит ил культурасына ихтыяҗның зур булуы турында сөйли. Мәсәлән, бүгенге көндә Россиядә икенче икмәкнең 400гә якын төре теркәлгән. Аларның бары тик 53е генә үзебездә чыгарылган сортлар.

 


Тик тиздән бу тармакта шактый зур үзгәрешләр булырга мөмкин. Агымдагы елның сентябрь аенда гына да Россия хөкүмәтенә илдә бәрәңге үстерүне камилләштерү максатыннан берничә программа тапшырылган. “Ачык туфракта бәрәңге һәм яшелчә үстерүне камилләштерү” дип аталган документ әлеге тармакка якынча 2 миллиард сум күләмендә инвестиция җәлеп итүне күздә тота. Шул ук вакытта бәрәңгенең һәр гектары өчен түләү күләмен 3 мең сумга кадәр җиткерергә уйлыйлар (хәзерге вакытта ул теләсә кайсы культура өчен 500 сум тәшкил итә).

 


Икенче программа исә “Селекция-генетик үзәкләрне камилләштерү” дип атала. Әлеге программаны гамәлгә ашыру 1 миллиард сумга төшәчәк. Аның ярдәмендә илдә көндәшлеккә сәләтле үсемлек орлыклары базарын булдыру күздә тотыла.

 


Чит илдән кертелә торган бәрәңге орлыгыннан “котылу”ның тагын бер ысулы – Беларусь Республикасы белән хезмәттәшлекне ныгыту. 2013 елда ике ил арасында махсус программа кабул ителде. Аны гамәлгә ашыру өчен ике ил бюджетыннан барлыгы 1,3 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Киләчәктә инвестицияләр күләме якынча 6-7 миллиард сумга җитәргә тиеш. Проектның төп максаты – бу илләрдә бәрәңге үстерү тармагына ярдәм итү, орлыкчылык күләмен арттыру һәм яңа лабораторияләр булдыру.

 

 


Рәмзия ЗАКИРОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International