Танылган драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев туган авылында үз спектаклен тәкъдим итә.
Татарстанның Аксубай районы Карасу авылында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Илгиз Зәйниевның “Бабайлар чуагы” спектаклен күрсәтәчәк. 20 октябрь көнне тәкъдим ителәчәк спектакльдә театрның танылган артистлары катнаша: Наилә Гәрәева, Равил Шәрәфиев, Ирек Баһманов, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров.
Театрдан хәбәр итүләренә караганда, керү ирекле булачак. Камал театры республикабыз районнарында үзенең спектакльләрен даими күрсәтеп килә. Һәр ел саен камаллылар Татарстан район үзәкләрендә 5-6 спектакль тәкъдим итәргә өлгерә икән.
Бу юлы камаллылар Аксубай районы Карасу авылына юл тота. Әлеге авыл юкка гына сайланып алынмады, ди артистлар. Беренчедән, быел Карасуда “Авыл мәдәният йорты” республика программасы кысаларында яңа Мәдәният йорты ачылды. Икенчедән, бу драматург Илгиз Зәйниевның туган авылы.
Спектакль хакында:
“Бабайлар чуагы” лирик комедиясенең премьерасы 2010 елны үтте. Спектакльнең режиссеры – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев.
Кеше гомере күп өлешләрдән торса да, нәтиҗәсе булып картлык килә. Кемдер тормышның бу агышын язмышына буйсынып ничек бар шулай кабул итә, ә кемдер, шул исәптән Илгиз Зәйниевнең яңа пьесасының төшенкелеккә бирелмәс геройлары да, башкача уйлый... Яшь чикләүләренә буйсынып, үз кабыгың эченә бикләнеп яшәргәме инде хәзер? Сызланулар һәм пенсия турында гына сүз йөртергәме? Юк, мондый тормыш алар өчен түгел. Үзеңдә яңа талантлар ачу, күкрәк киереп сулап, картаюны белмәгән күңелдә әле мәхәббәт өчен дә урын табу - менә ичмасам бу тормыш. Спектакль баш героиня Хәлимәнең кызы һәм оныгы янына җир читендәге Владивосток шәһәренә китәргә җыену ыгы-зыгысы белән башланып китә...