“Ике артист” проекты шаккаттырырга әзер

2014 елның 19 октябре, якшәмбе






Театр артистлары, журналистлар, телевидение йолдызлары, модельерлар, җәмәгать эшлеклеләре... җырчылар белән бергә бер сәхнәдә чыгыш ясарга җыена.



Римзил Вәлиев, Надежда Әюпова, Айгөл Мирзаянова, Марат Мухин, Илдар Кыямов, Люция Хәмит, Гөлүсә Исмәгыйлева - боларның барысын да татар сәхнәсендә күрергә мөмкин булачак.

 


Проект авторлары хәбәр итүенчә, алар үзләре генә җырламаячак, ә эстрадабызның танылган җырчылары белән дуэт башкарачак. Айдар Галимов – Айгөл Мирзаянова, Зәйнәп Фәрхетдинова – Илфат Абдрахманов, Мөнир Рахмаев – Гөлүсә Исмәгыйлева, Илсия Бәдретдинова – Люция Хәмит, Раяз Фасихов – Илдар Кыямов, Гөлназ Сәфәрова – Искәндәр Хәйруллин, Хәмдунә Тимергалиева – Айрат Арсланов, Фирдүс Тямаев - Надежда Әюпова, Эльмира Сөләйманова – Римзил Вәлиев.

 


Гөлүсә Исмәгыйлева — телевидение алып баручысы
Өч альбом чыгардык студент чакта. “Төнге Казан" төркемен әле дә белеп сорыйлар. “В контакте”га җырларны куюны сораучы күп. Ул вакытта “Барс-рекордс” дигән компания бар иде. Беренче альбомны бушлай бирсәк тә, калганнарына шактый акча да түләделәр әле. Чөнки кассеталар киоскларда бик күп сатылды. Үзебез дә сата идек. Тавышым әллә ни түгел. Шулай да ул заманда диско стильдә җырлаучы юк иде әле, “Айфара”дан кала. Шуңа яратканнардыр инде. Телевидениега килгәч, җырчы буларак танылырга килдеңме дип бер сораулары җитте - җырлаудан туктадым, эшемне югалтудан курыктым. Менә хәзер эфирга чыкмыйм, шуңа җырларга да ярый дип уйлыйм. Җырчы буларак танылу максатым юк иде. Алып баручы буларак яратып, хөрмәт итәләр - монысы миңа бик мөһим.

 


“2 Артист”та Мөнир Рахмаев белән әйбәт дуэт килеп чыгар, дип ышанам. Безнең бер уебыз бар - импровизациядән курыкмыйм, сәхнәне да яратам. Анда минем чыгышым белән кызыксынып килүче кешенең җылысын тоярмын әле, Алла боерса. Мөнир кебек үк булдыра алмасам да, оештыручылар мине әйбәт хәрәкәтләнә дип тапты. Әзерләп куйган кызыл озын күлмәк урынына кыскаракны табып өлгерәсе була инде (елмая).

 


Мөнир белән бии-бии җырламау мөмкин түгел ул, хәзер ул минем белән үзенең “визит карточкасы” булган хәрәкәтләре белән бүлешә. Эчендә җаны булган кеше түзмәс. Бар да әйбәт булып, бик күп унай хисләр кичерермен дип уйлыйм. Мин яңалыкларны бик яратам. Чынлап та, сәхнә сагындырды.

 


Римзил Вәлиев – журналист, җәмәгать эшлеклесе
Яшьрәк чакта җырлаган бар иде - кунакта утырганда, ялда, учак янында. Мәскәүдә укыганда, сәяси җырлар конкурсында катнаштым, анысы да төркемдәшләр таләбе буенча. Анда 20-30 илдән килгән студент катнашты. Шунда Мостай Кәрим сүзләренә Сара Садыйкованың “Өченче көн тоташ кар ява” җырын башкардым. Фортепьянода Африка егете аккомпонемент уйнады. Шундый озын, аяныч җырны тыңлап, шаккаттылар. Сүзләрен тәрҗемә итеп, сугыш турында дип әйттем. Бигрәк тә, ГДР слудентлары яратты бу җырны. Иң оригиналь җыр булды. Беренче урын бирделәр. 1974 елгы шул конкурстан сон сәхнәгә чыкканым булмады.

 


“2 артист” проектында Эльмира Сөләйманова белән җырларга тәкъдим иттеләр. Ризалаштым, “Кирәк түгел” дигән җыры бик ошый иде миңа. Машинада йөргәндә гел шуны куеп, кушылып җырлыйм хәзер. “Кичерә алмыйм” дигән җырын да өйрәндем. Бик матур җыр бит. Үзен кургәнем юк әле, тавышына күнегеп беттем. Машинада гел дуэт яңгырый безнең - үзе беләме икән? (елмая).

 


Гөлнара Сабирова – журналист, шагыйрә
Җырлау тәҗрибәм юк. Үземнең җыр кичәмдә дә җырламадым. Бары тик “2 артист” проектында гына җырлаячакмын. Бу проектны кызыклы дип саныйм. Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт дигән кебек, монда бит инде кемнең ничек җырлавы беренче урында түгел, бу, беренче чиратта, шоу буларак кабул ителә. “2 артист” проектында ИлСаф белән дуэт башкарабыз. Без аның белән шактый якын дуслар, ә бу очракта бер-береңне аңлау да кирәк. Минем сүзләремә иҗат ителгән җырны башкарабыз - “Бәхет тукталышы” дип атала. Ул Зөфәр Хәйретдинов көенә язылган. Минем өчен җыр - күңел халәте.

 


Концерт 26 октябрь көнне 17:00 сәгатьтә “УНИКС”та узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International