ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2014 ел
шимбә
Укытучылар  көне – мәгариф  хезмәткәрләренә генә кагылмый, ул бөтенхалык  бәйрәме булып санала.

Чәршәмбе көнне  “Серп и молот” җаваплылыгы чикле ширкәте базасында  терлекчеләрнең республика семинар-киңәшмәсе  булды.

Татар Әйшәсе авылында Өлкәннәр  көненә  багышлап “Гомер көзегез алтын булсын” дип аталган бәйрәм кичәсе уздырылды.
Үткән җомгада танылган спортчы-гер күтәрүче Таһир Биккениевнең тууына 70 ел тулуга багышланган чаралар  узды. Кунаклар Казаннан да күп килгән, аны белгән, бергә эшләгән кешеләр  дә җыелган иде. Шул  көнне спортчының бюстын ачу тантанасы  булды.
Узган атнада безнең районда булган авыл хуҗалыгы  хезмәткәрләре  бәйрәменә комбайнчылар, тракторчылар, шоферлар – 2014 елгы урып-җыюда катнашучыларның барысын да чакырдылар.

11
октябрь, 2014 ел
шимбә
Салкынча җиләс октябрь  иртәсе.   Гомерләрнең көзе җиткәнен хәтерләткән кебек, барыр сукмагыбызга алтынсу яфраклар коела. Ярты гасыр гомерне бергә яшәгән дәвердә кичергән хатирәләребезне яңарта-яңарта, ашыкмыйча гына мәктәпкә таба атлыйбыз.
Статистика күрсәткәнчә, көз көне юлларда һәлак булган җәяүлеләр саны шактый арта. 2013 нче елда көзге чорда һәлак булган җәяүлеләр саны, җәйге  чордагы белән чагыштырганда, ике  тапкырдан  да артыграк булды (2013 нче елның көзендә – 72 кеше, җәендә – 35). Шунысы да бар: фаҗигаләрнең 70 проценты (72 кешенең 51е) тәүлекнең  караңгы  вакытында  булды.
Казанда Авыл хуҗалыгы һәм  эшкәртүче сәнәгать  көне уңаеннан  Татарстан Президенты исеменнән тантаналы очрашу  уздырылды. Анда  Биектау муниципаль  районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин җитәкчелегендә  безнең район делегациясе дә катнашты.
Юлларда автомобильләр елдан-ел күбәя, шуның аркасында юл-транспорт фаҗигаләре булу ихтималы арта. Бәхетсезлек очраклары зур магистральләрдә түгел, ә кечкенә юлларда,  тукталышлар  тирәсендә, кайчак ишегалдында ешрак та килеп чыга.
Юл хәрәкәте кагыйдәләренең мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиешлеге  турында  без балачактан ишетеп үсәбез. Әмма, ни кызганыч, саннарга  караганда, юлдагы фаҗигаләр бер дә  кимеми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International