Гомер көзегез алтын булсын

2014 елның 18 октябре, шимбә









Татар Әйшәсе авылында Өлкәннәр  көненә  багышлап “Гомер көзегез алтын булсын” дип аталган бәйрәм кичәсе уздырылды.


Бу көнне клубка авылыбыз тормышында актив кайнап, фидакарь хезмәт итеп, авылыбыз тарихына зур өлеш керткән асыл затларыбыз – авылыбызның йөзек кашлары – өлкән буын вәкилләре чакырылды.  Алар авыр да, шул ук вакытта мактаулы да тормыш  юлы  узганнар. Күбесенең  яшьлекләре Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. Алар җиңүне якынайту өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшлә-гәннәр, сугыштан соң илне  аякка  бастырганнар. Бүген бәйрәм, бүген  чал чәчле  апа-абыйлар, әби-бабайлар көне.

 



  АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ  ЭШЧӘННӘРЕ


Безнең өлкәннәр арасында бөтен тормышларын авылга багышлаган, озак еллар  колхозда  эшләп, лаеклы ялга чыккан кешеләр бар. Алар   авыл хуҗалыгының  терле тармакларында хезмәт итеп, дан казанган кешеләр – сыер  савучылар,  яшелчәчеләр, бозау симертүчеләр, йөк ташучылар. Авылда хезмәтнең ниндие бар,  барын  да алар башкарган: көлтә ташу, печән чабу, аны тартып ташу, урак уру... Кулдан  килгәнчә, сугыш  тизрәк туктасын  дип,  эшләргә туры килгән аларга.


Ул заманнарда авыр хезмәтләре тиешенчә бәяләнеп тә бетмәгәндер.  Менә шул ялгышлыкны төзәтү тәкъдиме белән безгә, авылның  мәдәният  хезмәткәрләренә,  авылдашыбыз Рилия Данияловна Нургалиева мөрәҗәгать итте.  Нургалиевләр  гаиләсе ярдәме белән  бу бәйрәмдә өлкәннәрнең  фидакарь хезмәтләрен бәяләп, аларның күңелләрен күтәрергә теләп, залны бизәдек, спонсорларыбыз Нургалиевләр ярдәме белән мул итеп бәйрәм  табыны әзерләдек, концерт  программасы төзедек һәм  матур эчтәлекле сценарий буенча бәйрәмне алып бардык.


Сугыш елларында һәм сугыштан  соңгы елларда илебезне, колхозыбызны торгызуда зур өлешләрен керткән хөрмәтле өлкән ветераннарыбыз  Закирова Әнисә апа, Шаһиев Касыйм абый, Ермаков Илдус абый,  Әхмәдуллина Сания апа, Шакирова Әсфирә апа, Хәбибуллина Әминә апа, Рәхимова Әнзия апа, Закирова Сәвия апа, Закирова Зәйнәпбану апа,  Шаһиев Госман абыйлар фермада, кырда, ындыр табагында,  яшелчәчелектә  тату бригада булып эшләгәннәр.


Авыл  халкының кар түгел, таш яуса да кичектергесез башкарылырга тиешле эшләре күп. Механизаторлар кырдагы эшләр белән мәшгуль  булалар.  Фермаларда терлекчеләр  югары продукция алырга омтыла. 15-16 яшьтән бер көн ялсыз, гомерләре буена  сыерлар сауган, бозаулар караган, йөкче булып эшләгән, басу-кырларда, ындыр табакларында тир түккән  хөрмәтле авылдашларыбыз  Закирова Наилә апа, Хәйруллина Наилә апа, Нуриева Рәисә апа, Нуриева Фәридә апа, Шакирова Мәдина апа, Галиева Фирдәвес апа, Зарипова Әлфинур апа, Шаһиева Нәзирә апа, Вафина Мөслима апа,  Рәхимова Тәгъзимә апа, Шәрәфиева Сания апа, Мәрдәнова Талия апа, Шәңгәрәева Клара апа, Гарифуллина Гөлнур апаларның тырыш хезмәтләре мактауга лаек.


Әлбәттә  колхоз кырларында иген үстерү, азык ташу һәм башка  эшләрнең иң авыры ирләр җилкәсенә төшкән.  Күп еллар  бригадир  булып эшләгән Хәйруллин Илдар абый, гомере  буе шофер булган Закиров Фәрит абый, тракторда эшләгән Рәхимов Зәки абый да хөрмәт казанган кешеләр.


Бу  ветераннарыбызның барысына олы рәхмәт әйтеп, һәркайсына исән-лек-саулык, җан  тынычлыгы, бәхетле картлык  телибез. 



 ХАЛЫККА ХЕЗМӘТТӘ

Авылыбызның көнкүреш тормышы алга китүенә почта хезмәткәрләре, фельдшер, страхование өлкәсендә эшләүчеләр һәм укытучылар да зур өлеш керткәннәр. Күп еллар буе  безнең фельдшерлык пунктында Сөенбикә апа Хәйретдинова намус белән хезмәт итте.  Көн саен авырулар кабул итү, аларның өйләренә бару, яңа туган балаларга патронаж, төнге чакырулар кешедән мәгълүм бер  сыйфатлар  таләп итә. Көн саен мондый батырлыклар эшләүне hәркем дә булдыра алмый.  Сөенбикә апа hәр авыруның гозерен үзенеке кебек кабул итте. Барлык авылдашлар исеменнән  олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Аңа сәламәтлек, озын  бәхетле гомер телибез.


Гомер буе  халыкка хез-мәт күрсәтү өлкәсендә эшләп, пенсиягә чыккан Шаһиева Флера апаның да  хезмәте хөрмәткә лаек.            Дәүләтшина Фәхерниса апа  гомере  буе почтада эшләгән. Авыл кешеләренә вакытында  газета-журналларны  таратып, дөнья хәбәрләре белән таныштырып торган. Фахерниса апа hәрвакыт  хәрәкәттә булган, ә хәрәкәттә – бәрәкәт, ди ул. Аның   21 ноябрьдә олы юбилее – 90 яшь тула.



        КАДЕРЛЕ  ЮБИЛЯРЛАРЫБЫЗ


Әминә  апа Хәбибуллина 90 яшьлек юбилеен 7 нче сентябрьдә  уздырып  җибәрде инде. Ул колхозда яшелчәчелектә hәм төрле эшләрдә эшләгән. “Озак яшәү  серен нәр-сәдә  күрәсез?” – дигән сорауга  өлкән ветераныбызның җавабы шундый булды:  «Иң беренче, сабыр булыгыз, юкка-барга борчылмагыз, кешеләргә ачу  сакламагыз». Бик мәгънәле сүзләр.


Ермаков Илдус абый да Әминә апа белән Фәхерниса ападан биш елга гына калыша. Аңа 10 ноябрьдә 85 яшь тула. Ул гомере буена авыр эштә – авылыбызда фермада атта йөк ташучы булып эшләгән. 10 августта Вафина Мөслима апа да үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтте. Мөслима апа күп еллар  буена колхозда бозаулар караучы булып эшләде, тынгысыз йөрәкле,  чисталык, пөхтәлек яратучы кеше. Шулай  ук  75  яшьлек юбилейларын парлап үткәрүчеләр дә бар безнең авылда, алар – Зәки абый белән Тәѓъзимә апа Рәхимовлар. Алар да бөтен гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган кешеләр.   Ел башында 25 гыйнварда Сираҗиев Юныс абыйга 70 яшь тулды. Ул да безнең авылга күчеп килгәннән бирле колхозда төрле авыр эшләрдә эшләде.


Ә иң яшь юбилярыбыз –  Шәрәфиева Сания апа. Аңа июнь аенда 65 яшь тулды. Ул озак еллар клубта эшләде, пенсиягә чыгар  алдыннан Бөреле совхозында фермада бозаулар карады.                            


Кадерле  юбилярларыбызны һәм башка хезмәт ветераннарыбызны  котлау  өчен  сүзне Нурга-лиева Рилия  алды. Ул өлкәннәргә җылы сүзләр, матур теләкләр теләде, Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре  һәм   кыйммәтле бүләкләр тапшырды.


– Барыгызны да Халыкара өлкәннәр  көне  белән чын күңелдән тәбрик итәбез, нык  сәламәтлек телибез. Картлык көннәрегезне тән һәм  җан  тынычлыгы белән, балаларыгызның һәм оныкларыгызның сезнең турыда тирән кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтләрен тоеп үткәрегез, – диде ул.



      АҢ-БЕЛЕМ  ТАРАТУЧЫЛАР


Бу  көнне икеләтә бәйрәм иде – Укытучылар көне дә билгеләп үтелде.


Безнең Татар Әйшәсе мәктәбендә  бөтен гомерләрен балалар тәрбияләүгә  багышлаган кадерле укытучыларыбызны  искә  алмау дөрес булмас. Аларны авыл халкы тирән ихтирам белән хәтерендә саклый. Хөрмәтле укытучыбыз Мөхәммәтҗанов Рәшит Кәрим улы күп еллар Татар Әйшәсе мәктәбенә җитәкчелек итте, Россия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек булды. Хәбибуллин Гомәр Гыйльметдин улы Бөек Ватан сугышы ветераны иде,  40 ел педагогик стажы булган шәхес. Мөхәммәтшина Әсфирә апа, Нуретдинова Татьяна Семеновна, Хәбибуллина Фәрзәнә  апа барлык балаларның яраткан остазлары булдылар.


Нургалиев Ринат абый күп еллар тарих фәнен укытты, чын мәгънәсендә аяклы энциклопедия иде. Ул белмәгән, ул җавап бирә алмаган сораулар дөньяда булмагандыр. Шуңа күрә аны балалар да, олылар да бик ярата иде. Аянычлы авыр тормыш юлы үтсә дә, тормышка мәхәббәтен югалтмады, һәрчак кешеләр арасында булды. Бу уңайдан шуны да әйтеп китәсебез килә: Ринат абый белән Назирә апа авыл өчен, аның  төзеклеге, матурлыгы өчен чын күңелдән борчыла торган авыл җанлы балалар үстерделәр. Бүгенге өлкәннәрне олылау бәйрәменең дә төп оештыручысы, спонсоры   Ришат – аның улы. Ришат Ринатович мәңгелек изге йортыбыз – зиратны тәртиптә тотуны үз карамагына алды, аны койма белән әйләндерде, авылның  үзәк  урамын төзекләндерүгә зур өлеш кертте,  ел саен халыкка, балаларга сабантуйлар, бәйрәмнәр  оештыра. Авыл  халкы Нургалиевләр гаиләсенә бик рәхмәтле. Кылган игелекләре  үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын.


Бәйрәмгә авылыбыз мәктәбендә  балаларыбызга сыйфатлы белем бирүдә, тормышка әзер-ләүдә күп хезмәт куйган ветеран укытучыларыбыз да килде. Хөрмәтле  укытучыбыз  Мөхәммәтҗанова Флера Ибраһим кызы 42 ел   рус теле һәм әдәбияты укытты,  Татар Әйшәсе авылының  ничә буын вәкиленә белем-тәрбия бирде. Ул – Россия Федерациясе халык  мәгарифе отличнигы исеменә лаек булды. Флера  апа авылыбызның мәгарифен, мәдәниятын үс-терүдә гел үзәктә, әйдәп баручы иде. Балаларга гына түгел, яшь  укытучыларга  да әниләре кебек акыллы  киңәшләрен бирүче, тормышка өйрәтүче остаз булды. Ире Рәшит Кәримовичны  кырыс, та-ләпчән, гадел  әти  белән чагыштырсак, Флера Ибраһимовна  балаларга, яшь укытучыларга көләч йөзле әни кебек иде. Гомер буе  шат күңелле, тормышка гашыйк укытучыбыз бүген дә гел кешеләр арасында,  актив тормыш  белән яши.  


Кайчандыр Татар Әйшәсе мәктәбендә берничә ел  хезмәт куйган, аннан соң күп еллар Коркачык станциясе мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыткан, күп кенә мактаулы исемнәргә лаек  булган Нуриева Роза апа да –  хәзер инде авылыбызның хөрмәтле ветераны. Ә иң  яшь ветераннарыбыз – математика укытучысы булып эшләгән Хәйруллина София Абдулла кызы һәм химия-биология укытучысы Гыйльфанова Әлфия Шамил кызы.  Алар  балаларга  сыйфатлы белем  бирделәр, уңай кешелек сыйфатлары тәрбияләделәр. Балалар һәм әти-әниләр аларны җылы хисләр белән искә алалар. Рилия Нургалиева кадерле укытучыларыбызны  бәйрәм  белән  котлады, аларга да кыйммәтле  бүләкләр, Мактау грамоталары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. 


Кунаклар бәйрәм кичәсеннән күңелләре күтәрелеп, авыр  хезмәтләрен искә  алып, бәяләгән өчен зур горурлану, канәгатьләнү  хисләре кичереп, бүләкләренә куанып өйләренә таралыштылар.

 


Эльвира Шаџиева, китапханђче, Гљлшат Ђхмђдуллина, клуб мљдире. Татар Ђйшђсе авылы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International