Юл хәрәкәте кагыйдәләренең мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиешлеге турында без балачактан ишетеп үсәбез. Әмма, ни кызганыч, саннарга караганда, юлдагы фаҗигаләр бер дә кимеми.
Моның сәбәпләре төрле: шоферның битарафлыгы, җәяүленең игътибарсызлыгы, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү һәм машинадагы төзексезлекләр. Әмма бәхетсез очраклар ешрак шоферлар гаебе белән була: тизлекнең конкрет шартларга туры килмәве, уздырып җибәрү кагыйдәсенең үтәлмәве, каршы хәрәкәт юлына чыгу, светофор сигналларын санга сукмау. Мондый хәлләрдә иң аянычлысы – балалар һәлак булу. Фаҗигаләр һәм корбаннар санын мөмкин кадәр киметү өчен җәмәгатьчелекнең һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренең көчен берләштерергә кирәк.
Сентябрь аенда Коркачык мәктәбендә “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дигән айлык уздырылды. Аның барышында төрле чаралар һәм очрашулар оештырылды. Ул “Намус кодексы” ФОРПОСТ отряды составындагыларның шоферларга һәм аларның пассажирларына листовкалар һәм белешмәлекләр таратуы белән тәмамланды.
Листовкалардагы язулар шоферларга куркынычсызлык каешын эләктерергә кирәклек турында тагын бер тапкыр искә төшерде. Машиналарына балалар утыртып йөрүче шоферларга игътибар аеруча зур булды. Аларга балалар утыргычларының зарурилыгы турында искәрттеләр. Кызу йөрергә яратучыларга да кайбер киңәшләрне тыңларга туры килде.
Тормыш ул уен түгел. Димәк, юлга карата мөнәсәбәтебез турында җитди уйланырга кирәк. Без һәммәбез дә бик игътибарлы булырга тиеш, тормышыбыз шушы сыйфатка бәйле булганда бигрәк тә. Кешегә гомер бер генә тапкыр бирелә һәм ул бик кыска, ваемсызлыгың белән аны куркыныч астына куярга ярамый.
Ольга КАМЕЛЕВСКАЯ, Коркачык мәктәбенең ФОРПОСТ отряды кураторы