ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2014 ел
шимбә
Өлкәннәргә карата илтифатлылык, аларны олылауга багышланган бу көн үзенчәлекле бәйрәм булып тора. Ул ХХ гасырда барлыкка килгән. Өлкәннәр көнен башта Европада, аннары  Америкада, ә инде 80 нче еллар азагында  бөтен дөньяда билгеләп үтә башладылар. 1990 елның 14 декабрендә Берләшкән милләтләр оешмасының  Генераль Ассамблеясы 1 нче октябрьне Халыкара өлкәннәр көне дип игълан итте. Россиядә исә әлеге бәйрәм 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. 
3 октябрьдә  үзәк мәдәният йортында ”Фемида – илһам чыганагын берләштерүче” дигән 1 нче Республика үзешчән иҗат конкурсының  зона этабы булды. Бу көнне безнең районга  Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Питрәч, Саба, Теләчедән – республиканың 7 районыннан килделәр.
Быелгы спорт сезоны  Биектау футболчылары өчен уңышлы булды. Яшүсмерләрнең һәм өлкәннәрнең  җыелма  командалары – районнан  берьюлы  ике  команда  югары  титуллар  яуладылар.

8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
“Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында  сентябрьнең соңгы көннәрендә  Әлмәт шәһәрендә  авыл кешеләре арасында  шахмат ярышлары узды.
4 октябрь көнне мөселман дөньясы  иң изге бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Ул Ураза бәйрәменнән соң җитмеш көн узгач килә. Татарстанда ул ял көне дип игълан ителә. Корбан бәйрәменнән соңгы  өч көн Тәшрикъ көннәре дип атала. Бу көннәрдә мөселманнар намаз, Ходай Тәгаләне олылап, Коръән сүрәләре   укыйлар.
12 октябрьдә  үзара салым  мәсьәләсе буенча  районда референдум уздырыла. Билгеле  булганча, узган ел халыктан җыелган акчаның һәр сумына  республика  үз бюджетыннан дүрт сум акча өстәде. Шактый сумма җыелды һәм  авыл җирлекләрендә бу акчаларга  территорияләрне  төзек-ләндерү һәм  авылларның  инфраструктурасын  яхшырту буенча  күп эшләр башкарылды.

6
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Җомга көн, 3 октябрьдә безнең районда,  Идел буе электр челтәренең яңа базасын төзи башлау билгесе итеп, беренче таш һәм истәлекле капсула салу тантанасы булды.
ТР Мәгариф  һәм фән министрлыгы белән Сингапурның “Educare” компаниясенең уртак проекты кысаларында 2014 нче елның гыйнварында Татарстанда Өстенлек мәктәпләре булдыру проекты эшли башлады.
Татарстанда импортны алмаштыру һәм авыл хуҗалыгы продукцияләренә  бәяләр   артуга юл куймау мәсьә-ләләре буенча оператив штаб оештырылды.

30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
2015 елда Казанда узачак Спортның судагы төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларына билетлар, ниһаять, сатуга чыкты. Аларны www.ticketkazan2015.com сайтында сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International