Мөселманнарның төп бәйрәме

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе









4 октябрь көнне мөселман дөньясы  иң изге бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Ул Ураза бәйрәменнән соң җитмеш көн узгач килә. Татарстанда ул ял көне дип игълан ителә. Корбан бәйрәменнән соңгы  өч көн Тәшрикъ көннәре дип атала. Бу көннәрдә мөселманнар намаз, Ходай Тәгаләне олылап, Коръән сүрәләре   укыйлар.






Шимбә көнне иртән ир-атлар,  төркем-төркем булып җыелып һәм Аллаһ Тәгаләгә карата хөрмәт хисләре белән сугарылган сүзләр әйтеп,  мәчетләргә юнәлделәр. Мондый дога тәкъбир дип атала. Районның  барлык мәчетләрендә дә  иртәнге һәм бәйрәм намазлары укылды һәм  авыл имамнарының  вәгазьләре яңгырады. Элек-электән шулай гадәтләнелгән инде: мәчетсез авылларда да дин тотучылар, бергә җыелып,  Корбан Гаетен уздырганнар, дога кылганнар. Әлеге  гадәт бүгенге көндә дә дәвам итә  һәм бүген Аллаһыга якынаю  көне дип саналган Корбан бәйрәмен  билгеләп үтмәгән  бер генә татар  авылы да юктыр, мөгаен. Шунысы куанычлы, үзеңнең дини хисләреңне чагылдыру өчен  шартлар хәзер күпкә яхшырды, районда  кырыктан  артык мәчет уңышлы гына  эшләп килә.

 

 

 


Район үзәге мәчетендә бәйрәм вәгазен һәм намазны имам-хатыйб Фәрит  хәзрәт  Шәрәпов уздырды. Бу көнне мәчеткә килүчеләр арасында яшьләрнең күп булуына күңел сөенә. Алар Фәрит хәзрәтнең һәр сүзен йотлыгып   тыңладылар. Аның вәгазьләре һәрвакытта да тирән мәгънәле  була, шунлыктан бу көнне мәчеткә килгән яшь ир-егетләргә ничек яшәүләре һәм нинди  гамәлләр кылулары турында  җитди уйланырлык нигез булды.

 

 

 


Корбан бәйрәмендә  җир шарының төрле  почмакларыннан мөселманнар, күмәкләшеп  дога кылу һәм Ходай Тәгалә хөрмәтенә  корбанга терлек чалу өчен бергә җыелалар. Хаҗилар арасында ел саен  безнең район кешеләре дә  була, быел да ерактагы изге сәфәргә районыбыздан ундүрт кеше китте.

 

 

 


Вәгазь сөйләгәндә, Фәрит хәзрәт корбан итенең өч өлешкә бүленергә тиешлеген искәртте. Бер өлеше хуҗаның үзендә кала, ул аны үз гаиләсе ихтыяҗлары  өчен тота яки туганнарын-дусларын җыеп, мәҗлес уздыра. Мәҗлестә Аллаһка һәм Корбан бәйрәменә багышлап догалар укыла. Икенче өлешен туганнарына һәм якын кешеләренә бүләк итә, өченче өлешне мохтаҗларга тарата. Соңгы елларда, корбан чалуның бөтен  кагыйдәләрен җиренә җиткереп, күп кешеләр сарык суя башлады.

 

 

 


Бәйрәм көнне хатын-кызлар, ирләренең мәчеттән кайтышына, коймак, бәлеш пешерә, башка төрле тәм-том әзерли. Вафат булганнар да онытылмый: гает  намазыннан соң ирләр зиратка бара, бакыйлыкка күч-кәннәрнең рухына багышлап, догалар укый. Бу гадәт быел да бозылмады.

 

 

 


ә сез беләсезме?


Корбан бәйрәменең төп йоласы – корбан чалу. Риваятьләргә караганда, Аллаһ Тәгалә Ибраһим Пәйгамбәргә улы Исмәгыйльне корбан итәргә куша, чөнки Ибраһим Пәйгамбәр бервакыт: “Әгәр Аллаһ миңа малай бүләк итсә, мин аны Аллаһ Тәгаләгә корбан итеп бирергә  әзер”, – дип әйткән була. Хак Тәгалә, Ибраһимның һәм аның улының тугрылыгына һәм тәкъвалыгына инангач, иң соңгы мизгелдә карарын үзгәртеп, Ибраһим Пәйгамбәргә, корбан итеп чалу өчен тәкә җибәрә. Бу риваять, гасырлардан гасырларга күчеп, безгә кадәр килеп җиткән һәм без аны ел саен ишетеп торабыз.



Сания ШАКИРОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International