Владимир Леонов: Билетлар сатуда җитешсезлекләр булмаячак

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе







2015 елда Казанда узачак Спортның судагы төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларына билетлар, ниһаять, сатуга чыкты. Аларны www.ticketkazan2015.com сайтында сатып алырга мөмкин.



Бу турыда “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. Чарада спорт проектлары буенча башкарма дирекциянең генераль директоры Азат Кадыров та катнашты.

 


Чиратлар булмаска тиеш

 


- Спортның судагы төрләре буенча дөнья чемпионаты башланырга 300 көннән дә азрак вакыт калып бара. 20 сентябрьдә без әлеге чемпионатта катнашырга теләгән волонтерлардан гаризалар кабул итә башладык. Аларның саны 2500 булыр дип уйлыйбыз. Хәзерге вакытта исә барлыгы 6 меңгә якын гариза теркәлде инде. 30 сентябрь – безнең өчен аеруча мөһим көннәрнең берсе. Ник дигәндә, ниһаять, 2015 елгы чемпионат кысаларында узачак ярышларга билетлар сатуга чыкты, - дип башлады сүзен Владимир Леонов.

 


Җитәкче сүзләренә караганда, чемпионатка билетлар сатуда җитешсезлекләр булмаячак. Хәтерләсәгез, Универсиаданың беренче көннәрендә билет кассаларында озын-озын чиратлар җыелган иде. Ярышларга билет алу өчен кайвакытта сәгатьләр буе чират торырга туры килә, дип зарланды кешеләр...

 


- Дөресен генә әйткәндә, без Универсиада вакытында билетларга ихтыяҗ шулкадәр зур булыр дип уйламаган идек. Шуңа күрә бу проблема белән очраштык та инде. Хәзер исә төп максат - киләчәктә әлеге төр җитешсезлекләрне булдырмау. Шуңа күрә билетлар сатуда эшчәнлеген җитди контрольгә алып, тагын бер кат анализ ясадык, - дип ассызыклады Владимир Леонов.

 


50 сумнан башлана

 


Хәзерге вакытта билетларны www.ticketkazan2015.com сайтында сатып алырга мөмкин. Моның өчен порталга кереп, махсус теркәлү узарга һәм шәхси кабинет булдырырга кирәк. Шунысы да мөһим, билет алу процессын җиңеләйтү өчен быел паспорт мәгълүматларын күрсәтүдән баш тартырга уйлаганнар – исем-фамилия, әтисенең исеме, электрон почта адресы һәм кәрәзле телефон номерын күрсәтү дә җитә. Билет исә интернет кулланучының почта адресына килергә тиеш. Тиздән билетларны Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы һәм Электрон хөкүмәт инфоматлары аша сатып алырга да мөмкин булачак, дип ышандырды җитәкчеләр.

 


Әлегә билетларны бары тик йөзү, хай-дайвинг, судагы поло һәм ачык һавада йөзү кебек ярышларга гына сатып алырга мөмкин. Декабрь аенда исә Катарның Дохе шәһәрендә кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты уздырылырга тиеш. Нәкъ менә шушында 2015 елгы чемпионатның синхрон һөзү һәм суга сикерү кебек дисциплиналары буенча расписание расланачак та инде.

 


Билет бәяләренә килгәндә, алар 50 сумнан алып 3 мең сумга кадәр булачак. Билетларның барысында да сектор, рәт һәм урын номерлары күрсәтелгән булырга тиеш. Билетларның гомуми саны 500 мең чамасы булыр дип планлаштырыла.

 


“Казан-Арена”ны “Татнефть-Арена” алыштыра

 


Чемпионатны оештыручылар алыпсатарлар белән көрәш ысулын да тапкан. Ярышлар алдыннан билетларга бәя күтәрелмәсен өчен алар бер кеше тарафыннан сатып алынырга мөмкин булган билетлар санын чикләгән. Шул рәвешле, хәзер кеше нибары 10 билет кына сатып алырга хокуклы. Аларның алтысы – ярышларга булса, калган дүртесе – Спортның судагы төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылу һәм ябылу тантаналарына.

 


Ачылу һәм ябылу тантаналарына билет бәясәнең күпме булачагы әлегә билгеле түгел. Бу турыда мәгълүматны соңрак җиткерербез, дип сөйләде Азат Кадыров. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналары “Татнефть-Арена” стадионында узачак.


- Нәкъ менә әлеге стадионны сайлау юкка түгел, билгеле. “Татнефть-Арена”да чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналарын уздыру өчен барча мөмкинлекләр дә бар. Өстәвенә, башка стадионнарда бу вакытта ярышлар гөрләячәк, - дип аңлатты Азат Кадыров.


Билгеле булганча, “Казан-Арена” стадионында бу чорда шулай ук спортның судагы төрләре буенча ярышлар узачак. Чемпионат алдыннан бирегә зур бассейннар урнаштырылыр, дип уйланыла.

 

 


Рәмзия ЗАКИРОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International