ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2015 ел
шимбә

3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр ташламалы рәвештә газета-журналларга язылырга мөмкин.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле 2015 елның 29 ноябреннән 7 декабренә кадәр Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Милли көннәре тантаналарында чыгыш ясый.

“Баулы – водоканал”га табигатькә “салкын “каравы өчен 300 миллион сум түләргә туры киләчәк.

Татарстанда ел башыннан 685 «резин» фатир ачыкланган. Бу фатирларда 10-25 кеше теркәлгән икән. “Резин” фатирларның күбесе – 562се Казанда , башка торак пунктларында 123 шундый адрес исәпләнә.

Агымдагы елның 10 аенда мәктәпкәчә яшьтәге нәниләрнең әти-әниләре Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы өчен 221 588 тапкыр балалар бакчасы өчен түләгән. Узган елның шу лук вакыты белән чагыштырганда, бу 159 %ка күбрәк. Түләүләр суммасы 180 %ка арткан һәм 520 миллионга җиткән. Былтыр 10 айда гомуми суммасы 185,4 миллион сум булган 85 215 түләү башкарылган.

Казанда 27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр травмотология пунктларына ярдәм сорап, бозлавыктан зыян күргән 120 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 57се аяк-кулларын һәм кабыргаларын сындырган, 63 кешедә җиңелчә җәрәхәтләр һәм баш мие тетрәүләре алган.

Татарстан синоптиклары һава торышы начараю турында кисәтә. Төнлә һәм 6 декабрь көнне көндезен, Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда урыны белән җилнең секундына 15 метрга кадәр көчәюе, шулай ук буран көтелә. 


4
декабрь, 2015 ел
җомга
2 декабрь көнне Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә "SMS-дети" (мөстәкыйль балалар) оешмасы активистлары "Наркотикларга - юк!" акциясе үткәрделәр.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үткән тәүлеккә транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр белән уртаклашты.

10-12 декабрьдә Татарстанда беренче тапкыр  Кырым татарларының  фольклор ансамбле гастрольләре узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International