Татарстанга акыллы җитәкчеләр кирәк. Алар заман таләпләренә тулысынча җавап бирергә тиеш. Шул чагында гына республика көндәшлеккә сәләтлелеген саклап калачак һәм камилләшкәннән-камилләшәчәк, дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
ТР Министрлар Кабинеты карары белән Татарстанда 2015 елның 15 декабреннән 2016 елның 10 гыйнварына кадәр янгынга каршы режим кертелә.
Россиядә халыкларның милләт һәм динара бердәмлегенә Татарстан Республикасы үрнәгендә ирешәчәкләр. Россия Иҗтимагый палатасының Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча комиссиясе белән Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык вәкилләре Казанга килеп гомумроссия гражданлык үзаңы мәсьәләсен күтәрде.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 5 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
5 декабрьдә, Казан дәүләт энергетика университетында “Гадел Татарстан” брейн-рингының команда интеллектуаль уены буенча чемпионат финалы уза.
Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе һәм хәрби комиссары Кырымда урнашкан хәрби частьләрдә булдылар. Безнең районнан армиягә чакырылучылар шефка алынган хәрби частьләрдә хезмәт итәчәк дигән килешү төзеделәр. Үзебезнең хәбәрче сорауларына Биектау районындагы Хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Александр Найденов җавап бирде.
Әниләр көнен билгеләп үтү Ямаширмә мәдәният йортында гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әниләре катнашында "Әнием - кадерлем" исемле бәйрәм концерты белән башланды.
Инвалидларның район иҗтимагый оешмасы отчет-сайлау конференциясендә соңгы биш елдагы эшкә йомгак ясалды һәм идарә, ревизия комиссиясе сайланды.
Кичә, Халыкара инвалидлар көнендә, Биектау районында "Йөрәктән - йөрәккә" дип аталган хәйрия марафон булды.
Каракларның корбанына еш кына фатирда озак вакытка берүзе калган, үзен яклый алмаган кешеләр төшә. Алар арасында өйдә караучысыз калган балалар, инвалидлар, ялгыз яшәүче гражданнар, пенсионерлар, өлкән яшьтәге кешеләр.