Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 5 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада вакытлы явым-төшем көтелә: кар ява. Җил көньяк-көнбатыштан исә, талгын. Юлларда – бозлавык.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 2-7 градус салкын булачак. Көндез исә 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкынайта.
Казанда төнге сәгатьләрдә – 2-5 градус салкын булачак. Көндезге сәгатьләрдә 1 градус җылыдан 2 градуска кадәр генә салкын булуы фаразланыла.