Рөстәм Миңнеханов: Инновацион проектлар халык тормышына зыян китермәсен

2015 елның 4 декабре, җомга

Татарстанга акыллы җитәкчеләр кирәк. Алар заман таләпләренә тулысынча җавап бирергә тиеш. Шул чагында гына республика көндәшлеккә сәләтлелеген саклап калачак һәм камилләшкәннән-камилләшәчәк, дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.


Бу турыда ул “Сколково” идарә мәктәбенең “Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр” программасы кысаларында әзерләнгән проектларны яклау чарасы башланыр алдыннан белдерде. Билгеле булганча, әлеге программада Татарстанның дәүләт органнары хезмәткәрләре һәм муниципаль район башлыклары катнашты.

- Әлбәттә, башкалар белән чагыштырганда без яхшырак эшлибездер. Шулай да, миңа калса, барыбызның да тырышлыгы бертөрле түгел. Без һәр көнне укырга, үзара тәҗрибә уртаклашырга, камилләшергә тырышырга тиеш. Шул ук вакытта башкаларның эшне ничек оештыруларын күреп, белеп тору да зыян итмәс иде, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренә караганда, Татарстанда җитәкче урыннарда хезмәт куючы затлар үзара бер команда булып эшли белергә тиеш.

- Киләсе елда сезнең проектларга кире әйләнеп кайтырбыз әле. Аларның ни дәрәҗәдә тормышка ашырылганлыгына анализ ясарбыз. Без вакыт таләпләренә тиешенчә җавап бирергә тиеш, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

“Бу проект турында онытыгыз!”

Билгеле булганча, “Сколково” мәктәбе тарафыннан оештырылган “Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр” программасында Татарстаннан 70 җитәкче катнашкан. Алар арасында министрлар, шәһәр һәм район башлыклары, төрле идарәчелек вәкилләре бар. Шунысы мәгълүм: аларның барысы да проектларын Татарстанның 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясенә туры китереп әзерләгән.

Аеруча зур бәхәс уяткан проектларга тукталыйк. Шуларның берсе – Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев тарафыннан әзерләнгән документ. Ул Кама икътисади зонасында чүп-чарны аеру һәм эшкәртү комплексы төзүне күздә тота. Әлеге завод, калкып чыккан очракта, берничә районга хезмәт күрсәтәчәк икән. Аның бәясе – 2,2 миллиард сум дип билгеләнгән. Проектның тиcкәре ягы да юк түгел. Ул эшли башлаган очракта халык өчен тарифлар киләсе 7 елда 2,5 тапкырга үсәчәк.

- Әлеге проект турында онытыгыз! Халык чүп-чардан арыну өчен 2,5 тапкырга күбрәк түләргә тиеш түгел. Мин моны рөхсәт итә алмыйм. Әлбәттә, инновацион идеяләр финанслар белән расланырга тиеш. Тик татарстанлыларның тормыш-яшәешенә зыян китерергә ярамый, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Кеше факторы йогынты ясый

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исә игенчелек тармагын камилләштерергә ярдәм итәчәк проект белән чыгыш ясады. Ул 2020 елга кадәр исәпләнгән. Аның нигезендә исә чит ил товарларын үзебезнеке белән алыштыру ята.

- Без көндәшлеккә сәләтле авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне әкренләп арттырырга киңәш итәбез. Шул рәвешле, бу безгә чит ил товарларыннан бушаган урыннарны “тутырырга” мөмкинлек бирәчәк. Продукция төрләрен арттыру һәм аларның сыйфатын яхшырту - аеруча мөһим максатларның берсе, - диде Марат Әхмәтов.

Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны югары бәяләде. Тик биредә кеше факторы турында онытырга ярамый.

- Кагыйдә буларак, бездә бер үк шартларда эшли торган предприятиеләр төрле нәтиҗә күрсәтә. Әгәр бу эшкә зур җаваплылык белән карасалар, нәтиҗә булачак. Мәсәлән, Әтнә һәм Балтач районнарын гына алыйк. Югыйсә, мәйданнары да кечкенә. Ләкин хәзерге вакытта алар - авыл хуҗалыгы тармагының лидерлары, - дип белдерде Президент.

P.S. Бүген Министрлар Кабинетында “Татарстанның иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республикакүләм конкурсына да нәтиҗәләр ясалды. Ул 6 номинация буенча уздырылды. Чарада барлыгы 71 кешенең катнашканлыгы билгеле. Тик аларның бары тик 12се генә җиңүче булып танылды.

 


Рәмзия ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International