ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2015 ел
җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында социаль хезмәтләр алучыларны442 нче номерлы Федераль закон белән таныштыру максатыннан  Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре инвалидлар янында булып кайтты. 

7 декабрьдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында адреслы ярдәм күрсәтүгә нигезләнеп социаль ярдәм чаралары белән тәэмин итүдә үзгәрешләргә кагылган пресс-конференция узачак. 


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Менә инде егерме елдан артык без 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәбез. Бу көн мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хокукларын яклау, аларның абруйларын күтәрү өчен уйланылган.

2015 елның 10 ае эчендә ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша балалар бакчасы өчен 221 588 түләү башкарылган, бу узган ел белән чагыштырганда 159% күбрәк. Түләүләр хакы 180% арткан һәм 520,6 млн сумга җиткән.

Бүгенге көнгә “Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнар мониторингы” мәгълүмати системасында 8 701 сигнал карталары кертелгән, хисапка 4 590 гаиләдән 8 798 балигъ булмаган балалар исәпкә алынган.

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында югалган мәктәп картасын эшләтүгә заказ биреп була.

Без баланың бакчада уздырган һәр көнен онытылмаслык итәргә тырышабыз. Әлбәттә, бәйрәмнәрдә генә түгел, ә һәрчак. Балалар өчен бакчадагы һәр иртә - шатлыклы очрашулар, яңа ачышлар, мавыктыргыч шөгыльләр.

Күптән түгел Усад мәктәбендә педагог-оештыручылар һәм районның  балалар активы семинар-практикумы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасында  балалар хәрәкәтен модернизацияләү буенча   республика эш төркеме  җитәкчесе "Мәктәптән тыш  эш  Республика үзәге" Балалар оешмасы дәүләт учреждениесенең  бүлек мөдире  Елена Калашникова, шушы учреждение  методисты Андрей Толкачев, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары  Зөлфия Сафина  катнашты.
 

Әниләр турында күпме шигырьләр иҗат ителгән, күпме матур җырлар чыгарылган! Халыкара әниләр көне алдыннан аларның күбесе  үзәк мәдәният йорты  сәхнәсеннән дә яңгырады. Бирегә районның барлык авылларыннан биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләп үстергән  аналарны, шушы көннәрдә улларын Россия армиясенә хезмәт итәргә озатачак әниләрне һәм балалар үстерү белән беррәттән эшләрендә дә уңышка ирешкән хатын-кызларны  чакырдылар.

Агымдагы атнада район инвалидлары иҗтимагый оешмасының отчет-сайлау конференциясе булды. Җәмгыять рәисе Виктор Родионов 2011 елның 1 ноябреннән 2015 елның 30 ноябренә кадәрге чорда башкарылган эшләр турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International