Менә инде егерме елдан артык без 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәбез. Бу көн мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хокукларын яклау, аларның абруйларын күтәрү өчен уйланылган.
Татарстанда 1нче декабрьдән алып, 10нчы декабрьгә кадәр вакыт аралыгында традицион рәвештә инвалидлар декадасы уза.
Игелекле эшләр марафоны – бу мөмкинлекләре чикле гражданнарның проблемаларын хәл итүдә җәмгыять эшчәнлеген ныгытырга, яңа кызыклы инициативалар һәм проектларга старт бирергә тагын бер сәбәп булып тора.
Бүген Татарстан Республикасында 319 мең мөмкинлекләре чикле кеше яши. Аеруча игътибар һәм кагыйртуны үзенә инвалид балалар таләп итә – алар республикада 15 меңнән артык. Безнең төп бурыч – мондый балаларда һәм аларның әти-әниләрендә алдагы көнгә ышаныч, нәтиҗәле тернәкләндерү һәм уңайлы тормыш шартлары тудыру.
Республика төрле чикләүләре булган барлык кешеләр өчен дә уңайлы булырга тиеш. Һәм бу дәүләт хезмәтеннән генә түгел, бу һәрберебездән тора. Без чын күңелдән ышанабыз, битараф булмаган һәр гражданин игелекле эшләр марафонына үз өлешен кертер.
Чын күңелдән барыгызга да нык сәламәтлек, озын гомер телим. Якыннарыгызның җылысын һәм ярдәмен тоеп яшәгез.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү
һәм соцаль яклау министры
Эльмира Зарипова
Министрлыкның матбугат хезмәте