Бүгенге көнгә “Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнар мониторингы” мәгълүмати системасында 8 701 сигнал карталары кертелгән, хисапка 4 590 гаиләдән 8 798 балигъ булмаган балалар исәпкә алынган.
Система Татарстан Республикасының социаль куркыныч хәлдә булучы гаиләләр һәм алар турында мәгълүматларны бердәм базада алып баруны күз алдында тота.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте