Каракларның корбаны булмас өчен нәрсә белергә кирәк

2015 елның 4 декабре, җомга

Каракларның корбанына еш кына фатирда озак вакытка берүзе калган, үзен яклый алмаган кешеләр төшә. Алар арасында өйдә караучысыз калган балалар, инвалидлар, ялгыз яшәүче гражданнар, пенсионерлар, өлкән яшьтәге кешеләр.

Шулай да берничә төп кагыйдә үтәү үзегезне һәм якыннарыгызны сакларга мөмкинлек бирәчәк..

Таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз.

Фатирга  тикшермичә читләрне кертәгез.

Алар әйткән һәр сүзгә ышанмагыз. 

Сезнең почтага куелган түләү күгазьләрен тикшерегез. 

Әгәр дә сезгә янәсе, берәр поликлиникадан шалтыратып туганыгыз турында хәбәр итәләр икән, ышанырга ашыкмагыз. 

Әгәр "Акча оттыгыз", дип  SMS җибәреп, сезгә шалтыратырга яки хәбәр салырга кушсалар, алай эшләмәгез.

Әгәр таныш булмаган социаль хезмәткәр пенсия, ветераннарга премия арту, ашыгыч акча алыштыру турында хәбәр бирсә, ышанмагыз.

Барлык кирәкле номерлары блокнот яки кәгазь битенә язып куегез да, шалтыратырга оялмагыз!

 

Ышаныч телефоны: (843) 291-20-02

 

Ашыгыч коткару хезмәте: 112

 

Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре:

01 янгын сүндерү

02 полиция

03 ашыгыч медицина ярдәме

04 газ хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International