Мондый хәл сирәк була: килүче дә, китүче дә бер үк

2015 елның 4 декабре, җомга

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үткән тәүлеккә транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр белән уртаклашты.


Кичә, 3 декабрьдә, Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның – 59, тизлек арттыруның 1 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 237 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 156.

Казан аэропортыннан 64 рейс башкарылган: башкаладан 1752 пассажир киткән, шәһәргә 1752 кеше килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International