2 декабрь көнне Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә "SMS-дети" (мөстәкыйль балалар) оешмасы активистлары "Наркотикларга - юк!" акциясе үткәрделәр.

2015 елның 4 декабре, җомга
2 декабрь көнне Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә "SMS-дети" (мөстәкыйль балалар) оешмасы активистлары "Наркотикларга - юк!" акциясе үткәрделәр. Бу чара кысаларында алар үзләренең яшьтәшләренә наркотик матдәләр куллануның зыяны турында сөйләделәр, шулай ук наркотиклар, спайс куллану, тәмәке тарту кебек яман гадәтләрнең нәрсәгә китерүен, наркоманнарны гомер азагында ни көтүен чагылдырган роликлар күрсәттеләр. Ахырдан барлык чарада катнашучылар "Наркотикларга юк дип әйтәбез!" дигән плакатка үзләренең имзаларын куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International