10-12 декабрьдә Татарстанда беренче тапкыр Кырым татарларының фольклор ансамбле гастрольләре узачак.
"Кырым" дип аталган концертлар ике мәйданчыкта – 10 декабрьдә 18:30да Чаллының Орган залында һәм 12 декабрьдә Казанның "Пирамида" мәдәни күңел ачу үзәгендә була.
"Кырым" ансамбле 1990 елда Симферопольдә оешкан. Директоры һәм сәнгать җитәкчесе – Украина Республикасының һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сәрвәр Какура, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.