Табигатькә зыянны 300 миллион белән бәяләгәннәр

2015 елның 5 декабре, шимбә

“Баулы – водоканал”га табигатькә “салкын “каравы өчен 300 миллион сум түләргә туры киләчәк.

Бу оешманың эшчәнлеге нәтиҗәсендә Ык елгасына зыян салынган. Сәбәбе исә иске чистарту корылмаларында – аларның тиешле хәлаттә тотылмавында булган. Экологларның планнан тыш тикшерү вакытында ачыкланганча, алар үз функцияләрен 30 %ка гына үти икән. Тимер-бетонлы корылмаларның ватык булуы кулланылган суның Ык елгасына агып төшүенә китергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International