Татарстан ансамбле Гарәп Әмирлекләрендә чыгыш ясый

2015 елның 5 декабре, шимбә

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле 2015 елның 29 ноябреннән 7 декабренә кадәр Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Милли көннәре тантаналарында чыгыш ясый.

 

Илнең Абу-Даби, Дубай, Аль-Айн шәһәрендә узучы тантаналы концертларда Татарстан ансамбле белән бергә Сербия, Въетнам, Кытай, Австрия, Тайвань, Тайланд, Казахстаннан килгән фольклор коллективлары да катнаша. 6 декабрь көнне Татарстан ансамбле Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче россиялеләр өчен концерт куячак.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International