Чит ил гражданнарын фатирда теркәп, табыш алалар

2015 елның 5 декабре, шимбә

Татарстанда ел башыннан 685 «резин» фатир ачыкланган. Бу фатирларда 10-25 кеше теркәлгән икән. “Резин” фатирларның күбесе – 562се Казанда , башка торак пунктларында 123 шундый адрес исәпләнә.

Агымдагы елның ун аенда миграция исәбенә чит ил гражданнарын фиктив исәпкә бастыру буенча 414 эпизод буенча 82 җинаять эше тикшерелгән. 26 очракта суд гаепленүчеләргә 130 мең күләмендә штраф билгеләгән, 3 очракта –шартлы хөкем чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International