ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич эш визиты белән Татарстанга килде. Аны "Казан" халыкара аэропортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

9 декабрь – Россиядә Ватан Геройлары көнендә Татарстанда каһарман якташларыбызга хөрмәт күрсәтелде. Мәгълүм булганча, Россиядә Ватан Геройлары көне 2007 елдан билгеләп үтелә. Аны революциягә кадәрге Георгий кавалерлары көнен яңадан торгызу дип тә кабул итәргә мөмкин.

Иртәгә, 10 декабрьдә, Казандагы кайбер йортларда ут бетерелә. Вакытлы уңайсызлык планлы төзекләндерү һәм техник хезмәт күрсәтү эшләре белән бәйле.

Чаллы ир-аты тарафынанн кылынган оятсыз гамәлләр хакында Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына буенча хәбәр иткән идек инде. Шикле адәмгә карата Чаллы бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган, диелде.

Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре инвалидлар декадасы кысаларында инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен "Арт-терапия остаханәсе: - бәхет агачы" дәресе уздырды.

2-8 декабрь вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртеп җитештерү өлкәсендә - 130 кеше, шулай ук азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 92 кеше.

8 декабрь көненә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15811 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 73 кешегә күбрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,77% күрсәткечен тәшкил итә.


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

6 декабрь көнне Олы Битаман авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум узды

Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте узган атна дәвамында 8660 чакыру кабул итеп алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International