"Ашыгыч ярдәм" кая ашыккан?

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте узган атна дәвамында 8660 чакыру кабул итеп алган.


Төрле авыру аркасында әлеге хезмәткә 6824 кеше мөрәҗәгать иткән. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтенә атна дәвамында 1250 тапкыр җәмәгать урыннарына барырга туры килгән. Бәхетсезлек очраклары белән бәйле 1063 чакыру теркәлгән.


Казандагы юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән. Гомумән алганда, ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр 49 мәртәбә һәлакәт булган урынга чыккан – сәламәтлегенә зыян килгән 44 кешенең 21е хастаханәгә озатылган.

Янгында да бер кешенең гомере өзелгән: барлыгы 19 чакыру буенча чыгарга туры килгән, ике кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.

 

Бала табар алдыннан ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләрне 85 мәртәбә чакыртканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International