Иртәгә, 10 декабрьдә, Казандагы кайбер йортларда ут бетерелә. Вакытлы уңайсызлык планлы төзекләндерү һәм техник хезмәт күрсәтү эшләре белән бәйле.
Шулай итеп, 10 декабрьдә 8:00-17:00 сәгатьләрдә Авиатөзелеш районында – Горбунов урамы 26-38, 25-43, 1-17, 2-20; Гомель урамы 56, 58, 51-61, 26-48, 1-39; Мариуполь урамы 94-112, 95-115, 77-91, 72-90; Поперечно-Большая урамы 2а; Сарапул урамы 21-55, 20-64; Соликамс урамы 21-63, 38-58; Челюскин урамы 130-132, 3а, 101-119, 116-122; Черкасов урамы 25-27, 28-38, 2б; Үзәк Мариуполь урамы 134-156 адреслары буенча урнашкан йортларда ут булмаячак.
Шул ук сәгатьләрдә Вахитов районында да ут бетеп тора. Төгәл адреслары – Мәскәү урамы 64; Тукай тыкрыгы 7-9, 15/17; Худяков урамы 4, 7, 11 нче йортлар.
Башкаланың Киров районында ут 9:00-17:00 сәгатьтә Идел буе урамы 1-37, Тихий тыкрыгы 41 нче йортта бетерелә.
Шул ук сәгатьләрдә Совет районындагы Константиновка бистәсенең Амур, Мир, Северогорская, Южногорская урамнарындагы йортлар утсыз калачак.