ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Бу атнада «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесенең Механизация һәм техник сервис институты базасында «Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча инженерлык хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курсларының 2 нче этабы башланды.

7 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елның 11 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды.

Кичә, 7 декабрьдә, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында «АПКның прогрессив технологияләре» программасы буенча агрономия кадрларының квалификациясен күтәрү курсларының 2 нче этабы башланды.

Киләсе елга Татарстанда Сабан туе 4-5 июнь көннәрендә уза.

Татарстанда ЮХИДИ постларында быелның 11 аенда 647 автотранспорт чарасы тикшерелгән.

Казанда гыйнвар-октябрь айларында уртача хезмәт хакы 33 мең 501 сум тәшкил иткән.

Тиздән Татарстанда җыелган бурычларын түләргә ашыкмаучы затларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Шул ук вакытта тагын бер мөһим үзгәреш гамәлгә керә: ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән затларга 50 процент ташламалар каралачак.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үткән тәүлеккә транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәре белән уртаклашты.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстан башкаласында үткәрелүче “Тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклауда ислам оешмаларының урыны” дип исемләнгән Төньяк Кавказ дини лидерларының II Конгрессында катнаша.

Декабрьнең җиде көнендә Татарстан юлларында кеше сәламәтлегнә зыян китерердәй 97 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International