Эшкәртеп җитештерү өлкәсендә 130 кеше эшсез калган

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

2-8 декабрь вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртеп җитештерү өлкәсендә - 130 кеше, шулай ук азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 92 кеше.

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эшсез дип танылучылар саны түбәндәгечә билгеләнә:

белем бирү – 46, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагыннан – 37, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 31, коммуналь хезмәтләрдән – 34, сәламәтлекне саклаудан – 30, төзелештән – 51, авыл хуҗалыгыннан – 41, финанс эшчәнлегеннән – 31 кеше, һ.б.


Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International