ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Ислам мәдәнияте музеенда “Морад Рәмзи: язмышы һәм мирасы” дигән үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады.“Казан Кремле” музей-тыюлыгында ачылган проектта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Яңа 2016 елны Татарстанда балан суы эчеп, мичтә каз белән бавырсак пешереп, кайнар пилмән ашап каршы алачакбыз.

Эстрадабызның моңлы сандугачы Ришат Төхфәтуллинның Уфадагы концертына Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин килгән. Дин әһелләрен, бигрәк тә, баш мөфтине, көн дә концертта күреп ияләнмәгәнбез. Ришат өчен дә Тәлгать хәзрәтнең килүе көтелмәгән, әмма күңелле вакыйга булган.

Татарстанның Дәүләт заказы агентлыгы дәүләт һәм муниципаль милкен электрон хосусыйлаштыру операторы буларак билгеләнгән.

Казанда “Континент” балалар паркында билгесез кешеләр ике чыршы агачын кисеп киткән. Әлеге күренеш Парклар һәм скверлар программасын җитәкләгән Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманны тетрәндергән. “Бу агачларны кискән кешеләрнең Яңа елы нинди булыр икән?” – ди ул. Аның фикеренчә, халыкның төзекләндерелгән паркларга ияләшүе кирәк. Гомумән, тәгәрмәчкә таяк тыгучылар булмый түгел шул инде...

Яңа елның бизәге – матур итеп бизәлгән чыршы. Кызганыч, татарстанлылар арасында чыршы-наратны махсус урыннардан сатып аласы урынга урман һәм парклардан, хәтта шәһәр урамнарыннан кисеп алып китүчеләр дә бар икән...

Бу көннәрдә һәрберебез яңа ел алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. Утлы маймылны “яулау” өчен бәйрәм төнен кайда һәм ничек үткәрергә, нәрсә кияргә, өйне ничек бизәргә һәм өстәл түренә нәрсәләр куярга – түбәндәге киңәшләребез шул хакта.

Быел Татарстанның нефть каласы могҗизалар шәһәренә әвереләчәк. Әлмәтлеләрне быел нинди сюрпризлар көтә соң?

Җәйгә әле шактый ерак булса да, планнарны бүгеннән үк корырга кирәк. Арбаны – кышын, чананы җәен әзерлә, ди халык мәкале. Балаларны сәламәтләндерү лагерьларында әйдаман булып эшләүчеләр дә нәкъ шушы принципка таяна.

2015 ел шактый катлаулы булуга карамастан, Татарстан аны уңышлы тәмамлый. Республика икътисади авырлыкларның тәэсирен булдыра алганча киметкән. Иң мөһиме, барча программа һәм проектлар да вакытында тормышка ашырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International