Шәфкатьле елга өмет итеп

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа 2016 елны Татарстанда балан суы эчеп, мичтә каз белән бавырсак пешереп, кайнар пилмән ашап каршы алачакбыз.


Һәр милләттә элек-электән елның соңгы көнен озатып, мул табын әзерләп яңа елны каршы алу традициясе булган. Бер халыкта ул ай календаре буенча – кышкы кояш торгынлыгына, икенчеләрендә язгы көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килгән, яки дини гореф-гадәтләргә нигезләнгән. Ничек кенә булмасын, бу көнне бөтен йолаларны шәфкатьле, уңышлы һәм дә уңдырышлы ел теләп үтәгәннәр.


XV гасырга кадәр Рус дәүләтендә Яңа елны Борынгы Римдагыча - 1 мартта, Юлиан календаре буенча 1 сентябрьдә каршылаганнар. Россиядә Яңа елны 1 гыйнварда билгеләп үтү турындагы Указны Петр I чыгара, ләкин Европа илләреннән аермалы буларак, ул озак кына Юлиан календаре буенча уздырыла. 1919 елдан Яңа елны Григориан календаре нигезендә бәйрәм итәләр.


Һәр ел үзенчә куанычлы, үзенчә катлаулы, үзенчә истәлекле. Милләтенә, тоткан диненә карамастан, безнең илдә бөтен кешенең көнкүреше унике айлык Григориан календарена нигезләнә. Шушы традиция буенча, бүген дә 31 декабрь кичендә Россия халкы Яңа елны көтеп, гаиләләр, дуслар-туганнар табын артына җыелачак.


Советлар чорының мирасы буларак, Россиядә Яңа ел табынының алыштыргысыз ризыклары барлыкка килде. Татарларда, һәр бәйрәмдәгечә, Яңа ел кичендә хуҗабикәләр кунакларны итле бәлеш, өчпочмак яки мантый белән дә сыйларга җай таба. Гомумән, бу көнне тәмле ризыкларны никадәр күп әзерләсәң, киләсе ел да шулхәтле матуррак узар, муллык китерер, дип өметләнәләр.


Фирдәвес Бәширова, Казанның “Башкорт йорты” милли-мәдәни мохтарияте рәисе:


– Яңа ел кичендә безнең бәйрәм өстәлендә каз була, аны, әлбәттә, һәр хуҗабикә үзенчә пешерә. Әче корт та – Яңа елда башкорт табыныннан төшми. Чәйне без бавырсак, кош теле һәм шикәр кушылган шомыртлы измә белән эчәбез.


Керәшеннәрдә 6 гыйнварга кадәр кырык көнлек Раштуа уразасы бара. Ураза вакытында ит-сөт ризыкларын авызга кабарга ярамый.

Людмила Белоусова, Татарстанның керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе:

- Керәшеннәргә ураза чорында үсемлек мае, ярмалар, җиләк-җимеш, яшелчә, гөмбә, чикләвекләр рөхсәт ителә. Камыр ризыкларын, бәлеш-бөккәннәрне дә сөт-йомырка кушмыйча тәмле итеп пешерергә мөмкин. Шуңа күрә уразага карамастан, яңа ел киченә күркәм табын хәстәрләргә була.

Ә менә Ураза тәмамлангач, Раштуадан соң инде ризыкка чикләүләр куелмый. “Раштуа пилмәненнән дә тәмлерәк аш юктыр”, – ди Людмила ханым.

Баулының удмуртлар җәмгыяте башлыгы Анатолий Платонов та Яңа елга һәр удмурт гаиләсе пилмән ясый, дип әйтә. “Ә менә чәйгә удмурт бавырсагы кебек камыр ризыгын бүтән бер халыкның табынында да күрмәссең. Исемнәре охшаш булса да ул татар бавырсагы түгел, удмурт бавырсагын чын мичтә пешерү шарт”, – ди Анатолий Евгеньевич. Шулай ук удмуртлар Яңа ел кичендә балан суы эчә. Удмуртлар, гомумән, баланны бик нык ярата, аңардан чәйгә бәлешләр пешерә.

Марилар исә яңа елны – “Шорык йол” бәйрәмен 22 декабрьдә үк бәйрәм итә башлады. Аларда бу традиция кышкы кояш торгынлыгы көненә туры килә. “Шорык йол” сүзе “сарык аягы” дигәнне аңлата. Киләсе елда күп итеп нәсел калдырсын өчен сарыкның аягыннан тарталар, шуңа охшатып, мул уңыш китерсен дип, урамга чыгып алмагач-куакларны селкетәләр.

Людмила Мусихина, Казанның марилар милли-мәдәни мохтарияте рәисе:

- Бу көнне бәйрәмнең хуҗалары – киенгән-ясанган Васли кува белән Васли кугыза, ягъни Василий карт белән аның карчыгы йорттан-йортка кереп гаиләләрнең тырыш хезмәтен бәяләп йөри: балалар аларга үзләренең укудагы өлгерешен, хатын-кызлар чиккән, бәйләгән әйберләре, ир-атлар кул эшләнмәләрен күрсәтергә тиеш. Иске стиль буенча “Шорык йол” Раштуа чорына туры килер иде, шунлыктан православ марилар ике бәйрәмне бер вакытта билгеләп үтә.

Мари кухнясы ит, балык, ярмадан әзерләнгән ризыкларга, камыр ашларына бай. “Милли яңа елга сарык башын казанда озак итеп төнәтеп пешерәләр”, – ди Людмила Ивановна.

Яңа ел табынына чуашлар, гадәттә, кош – каз, үрдәк яисә тавык әзерли.

Галина Терентьева, Нурлат районының чуашлар җәмгыяте рәисе:

- Без дә Иске Яңа елны зурлап үткәрәбез. 13 гыйнвар кичендә җыелып, йөзек салып фал ачабыз. Сулы кәстрүлгә йөзекләр саласың да җырлыйсың, шул вакытта гаиләдә бер бала гына булган кыз акрынлап судан йөзекләрне тартып чыгара: һәркемнең теләге җырның эчтәлегенә карап юрала.

Яңа ел табыны тирәли җыелган мордвалар күңел ачуны берничә көннән үзләренең кышкы милли Тувонсяй бәйрәмендә дәвам итәчәк. Мордваларның өстәлендә итле ризыклар һәм яшелчә, җиләк-җимештән күптөрле бәлешләр өстенлек итә. Бу бәлешләр халыкның ел буена тырышып эшләвен дәлилли.

 


Лилия ГАДЕЛШИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International