Татарстан – электрон хосусыйлаштыру системасында беренче

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Дәүләт заказы агентлыгы дәүләт һәм муниципаль милкен электрон хосусыйлаштыру операторы буларак билгеләнгән.


Россия Хөкүмәте тарафыннан дәүләт һәм муниципаль милекне электрон формада сату оештыру мөмкинлегенә ия булган алты оешма арасына Татарстан республикасының Дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы да кертелгән. Исегезгә төшерәбез, әлеге агентлык 1997 елда барлыкка килде. Эшчәнлегенең башыннан ук аның төп максаты - Татарстанда дәүләт сату-алуларын оештыру.

- Инде алтынчы ел рәттән, Татарстан – әлеге рәсми берләшмәдә вәкиллеге булган бердәнбер төбәк. Без моңа бик озак килдек, – ди Татарстан республикасының Дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы җитәкчесе Яков Геллер.

Шунысын да ассызыкларга кирәк: әлеге исемлектә беренчеләрдән булып, zakaz.rf дигән электрон сату мәйданчыгы күрсәтелгән. Нәкъ менә аның операторы булып, Татарстан агентлыгы тора.

Яков Геллер әйтүенчә, агентлык тарафыннан 3412 килешү төзелгән. Аларның гомуми суммасы 5 378 миллион сум тәшкил итә. Татарстанның 783 яңа резиденты республиканың әлеге оешмасы белән килешүне беренче тапкыр төзелә.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына юнәлтелгән smb.tattis.ru мәгълүмати порталы быелның июлендә Иннополис шәһәрендә узган “Татарстан – бизнес өчен терәк” форумында тәкъдим ителгән иде. Әлеге проектны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады.

Бу порталны булдыру товарларга заказ бирүчеләрнең ихтыяҗы турындагы мәгълүматны белергә булыша, электрон сату мәйданчыкларына керү хокукын булдыра. 2015 елның декабрь ахырына булган мәгълүматларга караганда, порталда 4 меңгә якын кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты 27,5 мең подписка эшләгән. Аларның бары 45 проценты гына Татарстаннан. Ләкин шуңа да карамастан, ярты ел эшчәнлек дәвамында, башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстан кулланучылары саны 15тән 45 процентка җиткән.

Гомумән алганда, Татарстан ширкәтләре башка төбәкләрнең компанияләре алдында өстенлекләрен сизә башлаган. Чөнки әлеге порталда теркәлгәннән соң, эшмәкәр автоматик рәвештә агентлык тарафыннан эшләнелгән барлык ресурсларга керү мөмкинлеген ала. Портал ачылганнан бирле, 1699 язылучы 10,8 миллиард сум күләмендәге килешү төзегән.

 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International