Әйдаманнарны бүгеннән үк әзерлиләр

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Җәйгә әле шактый ерак булса да, планнарны бүгеннән үк корырга кирәк. Арбаны – кышын, чананы җәен әзерлә, ди халык мәкале. Балаларны сәламәтләндерү лагерьларында әйдаман булып эшләүчеләр дә нәкъ шушы принципка таяна.


Казанда “Татарстан әйдаманнары” республика әйдаманнар (вожатые) мәктәбе ачылды. Әлеге чара республика Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстанның студент отрядлары, “Лето” балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ял һәм мәшгульлек республика үзәге белән берлектә оештырыла.

250 катнашучы арасында җәйге ялны оештыру белгечләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары җитәкчеләре, студентлар катнашты. Республика әйдаманнар мәктәбе ачылышына мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Аларның һәрберсе балалар лагеренда әйдаманның никадәр зур роль уйнавына аеруча басым ясады. Чөнки нәкъ менә алар 18 көн дәвамына баланың әтисе дә, әнисе дә, дусты да, ярдәмчесенә дә әверелә.

- Әйдаман бер үк вакытта психолог та, сәләтле мөгаллим дә булырга тиеш. Җитмәсә, аның мораль яктан нык, физик хәзерлекле, интеллектуаль яктан алга киткән һәм җаваплы белгеч булуы да таләп ителә. Әлбәттә, моның барысына да өйрәтергә кирәк. Республика әйдаманнары мәктәбе яхшы традициягә әверелеп, Татарстан лагерьларын эш сезонына әзерләүгә этәргеч булыр, – диде Татарстан Министрлар Кабинетының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалашыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова.

Тантаналы ачылыш җәйге кампания нәтиҗәләрен, студентларның педагоглар отрядлары эшчәнлеген чагылдырган видеороликлар белән танышудан башланды. Инде әйдаман булып эшләп караган яшьләр үз тәҗрибәләре белән бүлеште. Мәктәп ачылу уңаеннан, балалар сәламәтләндерү лагерьларының смотр-конкурсында җиңүчеләрне дә тәбрикләделәр.

Әлеге мәктәпне оештыручылар студент яшьләрнең алга таба әйдаман-тәрбияче буларак эшкә урнашу мөмкинлеген булдыруны да күздә тота. Шул сәбәпле, яшьләрне өйрәтү мөмкинлеген тудыра. Мәктәп белем бирүнең өч модуленә нигезләнә. Аның беренчесенә Әйдаманнар мәктәбен башлап җибәрү, аның катнашучыларын туплау керә. Икенче модуль буенча читтән торып уку оештырыла. Аның дәвамында катнашучылар биремнәрне, практик күнекмәләрне үтәргә тиеш була. Ә өченче модульгә килгәндә, аның дәвамында Татарстанның булачак әйдаманнары өч көн дәвамында әйдаман булу серләренә төшенәчәк.

 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International