Хөрмәтле татарстанлылар!
31 декабрь төнендә беренче итеп нинди теләк теләү турында уйларга вакытым юк. Әлбәттә, Яңа ел килгәч, беренчедән, Аллага шөкер, без исән-сау дип әйтергә кирәк, ел тәмамлана, без сау-сәламәт. Алла теләсә, икенче елга да исән-сау булырбыз. Моннан да кадерлерәк берни юк. Сәламәт булсак, барысы да булыр. Үзем, якыннар, дуслар авырмасын. Ходай теләсә, бу елны уңышлы тәмамларбыз, киләсе ел да тыныч булсын.
Хәзер Казанда кая барасы дип, баш ватып утырасы юк. Чөнки шәһәр халкы һәм башкала кунакларына ярдәмгә махсус гид килә.
Татар эстрадасының иң якты йолдызлары Intertat.ru укучыларына берсеннән-берсе матур һәм үзенчәлекле котлау сүзләре әзерләде. Без дә, үз чиратыбызда, шушы бер кочак котлауга кушылабыз, Яңа ел белән котлап, барчагызга да саулык, иминлек, ак бәхетләр телибез! Илләребез тыныч булсын! Туасы сабыйлар бәхетләре белән тусын! 2016 елда да бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслар!
Чувашиядә яшәүче милләттәшләребез Яңа ел бәйрәмен үзенчәлекле итеп каршыларга җыена. Урмай - күрше республикабызның иң зур авылларының берселәреннән санала. Биредә тырыш, бердәм халык яши. Бәйрәмнәрне дә бергәләп оештыра белә алар.
Һөнәр сайларга ярдәм итү максатыннан унберенче сыйныф укучыларын республикабызның алдынгы югары уку йортларына кунакка чакырдылар. Махсус тур кысаларында алар Казандагы университетларның тарихы белән таныша һәм аларда белем алу мөмкинлекләрен үз күзләре белән күрә алды.
Яңа ел бәйрәмнәре мәшәкать белән килсә дә, аның борчулары, гадәттә, шатлыклы була. Балыкбистәлеләр өчен дә киләсе 2016 ел шундый. Алар аны яңа Мәдәният йортын ачып каршы ала.
Татарстанда террор актлары турында ялган хәбәр таратучыларга каршы актив көрәш бара. Шунысы мөһим: әлеге төр җинаятьләрне кылучыларның 95 проценты ачыкланып, җәзага тартыла.
Кичә, 29 декабрь кичендә, Казанның Иске Татар бистәсендә Яңа ел тамашасы – күмәк күңел ачу чарасы уздырылды. Бистәдәге бәйрәмгә кунак булып Казан мэры Илсур Метшин да килде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе 2016 елда халкыбызга бердәмлек, тыныч тормыш теләде.