Урмайда Кышкы Сабан туе

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Чувашиядә яшәүче милләттәшләребез Яңа ел бәйрәмен үзенчәлекле итеп каршыларга җыена. Урмай - күрше республикабызның иң зур авылларының берселәреннән санала. Биредә тырыш, бердәм халык яши. Бәйрәмнәрне дә бергәләп оештыра белә алар.

31 декабрь - 1 гыйнвар төнендә Урмай авылында "Кышкы Cабан туе" узачак. Бал-маскарад форматында Яңа елны шулай каршы алырга җыена биредәге милләттәшләребез.

Урмай авылының Иҗтимагый киңәшмәсе халык арасында отышлы лотерея сыман билетлар сатуга чыгарды. Отышка яшь тай, 10лап айфон, ноутбук, сәгатьләр һәм башка әйберләр бүләк ителә.

Моннан тыш авыл кешеләре шәхси бүләкләрен дә уенчыларга бүләк итәчәк, дип хәбәр итә урмайлылар. Төнге Кышкы Сабан туенда һәр нәсел-ыру үз осталыкларын күрсәтә алачак. «Бүләкләрдән калган акча авылның кизләү янын төзекләндерү, янына җил тирмәнен ясау, гомумән, иҗтимагый хәрәкәте чыгымнарына тотылачак. Максат - авылыбызга бәрәкәт иңдерү, ә ул инде бердәм, тату яшәгәндә, бер-береңне ихтирам иткәндә, ышанып матур хәрәкәтләр ясанда гына булачак», - ди авыл активистлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International