Һөнәр сайларга ярдәм итү максатыннан унберенче сыйныф укучыларын республикабызның алдынгы югары уку йортларына кунакка чакырдылар. Махсус тур кысаларында алар Казандагы университетларның тарихы белән таныша һәм аларда белем алу мөмкинлекләрен үз күзләре белән күрә алды.
Гадәттә, булачак абитуриентлар алга таба белем алырга теләгән югары уку йортлары турында мәгълүматны буклет-интернет челтәреннән генә укып белә, ә менә студент булганчы ук уку йортының тормышы белән танышу бик сирәкләргә генә эләгә торган мөмкинлек. Быел исә республикабызның горурлыгы булган вузлар – КФУ, КНИТУ-КАИ, КДМУ, КДАТУ һәм КНИТУ-КХТИ унберенче сыйныфлар өчен үз ишекләрен ачты.
Проект Казанның Татарстанның туризм буенча дәүләт комиты белән берлектә “Туристик мәгълүмати үзәге” тарафыннан тормышка ашырыла. Беренчеләрдән булып бу башлангычта Әлмәт һәм аңа якындагы авылларда яшәүче унберенче сыйныфта белем алган укучылар катнаша алды.
29 һәм 30 декабрь көннәрендә егет-кызлар оешкан төркем кысаларында КФУның төп бинасын, физика институтын һәм фундаменталь медицина институты, КНИТУ-КАИның нано һәм лазер технологияләре лабораторияләре, КНИТУ-КХТИның химик музее, суыткыч техника һәм синтетик каучук кафедрасы белән таныша алды. КДАТУ үзенең яңа сынау үзәген һәм тулай торагын, ә КДМУ вуз тарихы музеен күрсәтте.
Кунаклар университеттагы мохит белән генә танышып чикләнмәде. Алар студент тормышын укудан тыш вакытта да күрә алды. Меңләгән студентны кабул иткән данлыклы Универсиада авылы буенча экскурсия күпләргә кызыклы булгандыр, мөгаен.
Оештыручылар мәдәни программа турында да онытмаганнар. Унберенче сыйныфлар Казан Кремле, Иске-Татар бистәсе һәм Мәрҗәни мәчетендә һ.б. булды. Чираттагы тур Баулы укучылары өчен оештырылыр дип көтелә. Алар Казанга 2016 елның гыйнварында чакырылачак.