Кичә, 29 декабрь кичендә, Казанның Иске Татар бистәсендә Яңа ел тамашасы – күмәк күңел ачу чарасы уздырылды. Бистәдәге бәйрәмгә кунак булып Казан мэры Илсур Метшин да килде.
Биредә ял итү өчен бөтен шартлар да тудырылган, Иске Татар бистәсе чын мәгънәсендә бәйрәм рухына күмелгән иде: инде берничә көн дәвамында Яңа ел ярминкәсе эшли, кышны тимераяктан башка уздыра алмаучылар өчен шугалак та булдырылган, шәһәрдәге чыршыларның чираттагысы ачылу уңаеннан артистлар чыгышы һәм салют ямь өстенә ямь генә өстәде. Билгеле инде, Кыш бабай белән Кар кызын да күреп булды.
Шәһәр башлыгы белән килешми мөмкин түгел: мобиль театрлар, шугалак, милли ризыкларга өстенлек бирелгән туклану урыны булган шушындый ярминкәләр уздырып, Казан халкы һәм аның кунакларын, туристларны бирегә тартып булачак.
Кичәге бәйрәмгә килә алмаганнар кайгырмасын, урам спектакльләре 30-31 декабрьдә һәм 1, 3, 5, 7 гыйнварда да булачак. Башлану вакыты – 17:00 сәгатьтә. Урыны – Мәрҗәни урамы 8.
Ә 25 декабрьдә ачылган Яңа ел ярминкәсе 7 гыйнварга кадәр көн саен 15:00-21:00 сәгатьләрдә эшли. Эш вакыты 31 декабрь һәм 1 гыйнварда гына үзгәрә: иске елның соңгы көнендә ул 15:00-19:00 сәгатьләрдә эшләсә, 2016 елның беренче көнендә ярминкәгә 17:00-21:00 сәгатьләрдә килеп булачак.