«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).
Бу сорауга җавап табу бик кыен булыр иде, мөгаен. Илебездә нинди милләтләр яшәсә – Кыш бабайлар да шул кадәр дияргә кирәктер. Төрле исемнәр белән аталып йөртелгән милли Кыш бабайларның тарихы һәр халыкның борынгы мәдәниятенә үрелгән.
Фаҗигале очрак Казанның “Әкият” курчак театры янындагы Бозлы шәһәрчектә була. Биредә Яңа елны каршы алганда 23 яшьлек егет пиротехник эшләнмәне һавага җибәрергә уйлый. Ләкин ул иминлек кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле, травма ала – аның күзенә зыян килә.
3 гыйнварга кадәр Татарстанда салкыннар хөкем итәчәк, дип белдерә республиканың гидрометеорология үзәге. Республикада салкыннар -34 градуска кадәр җитәргә мөмкин.
Кызганычка, бәйрәм төне дә төрле казаларсыз узмаган. Республикада 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә коткаручылар 16 юл һәлакәте һәм 11 янгын очрагы теркәгән, дип хәбәр итә республиканың Гадәттәнтыш хәлләр министрлыгы.
Россия президенты Владимир Путинның узган елның 28 ноябрендә имзаланган карары нигезендә, 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркиядән кайбер төр авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлекне Россиягә кертү тыела.
Яңа елда Казанда беренче бала 1 сәгать 44 минутта Медицина университеты клиникасында туды. Аның авырлыгы 2760 грамм.
Казаннан рус Кыш Бабаеның туган ягына – Бөек Устюгка “Могҗизалы экспресс” барачак. Гыйнварның беренче көннәрендә бу сәяхәткә 300гә якын кеше җыена. Шул исәптән поездның бер вагоны күпбалалы гаиләләр һәм опекуннары белән ятим балалар өчен билгеләнгән.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).
Инде хәбәр иткәнебезчә, башкаланың Яңа татар бистәсендә 25 декабрьдә Яңа ел ярминкәсе ачылды. Бәйрәмнәрдә ул һәр көнне 15:00-21:00 сәгатьләрдә эшлиячәк. Бүген исә ярминкәгә 17:00-21:00 сәгатьләрдә барырга мөмкин.