ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген сәгать 10.00дә Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы мәдәни үзәгендә (Карл Маркс ур, 26 йорт) Әсгать Галимҗанов белән хушлашу булачак.  Хәйрияче кичә арабыздан китеп барды. Татарстан җитәкчелеге, Әсгать ага вафаты уңаеннан, кайгыны уртаклаша.

2015 ел спорт чараларына бай булды. Шуңа да, иске елны озатып, яңасын каршы алганда хыял-максатлар белән генә янмыйча, үткән көннәргә дә борылып карау дөрес булыр. Intertat.ru редакциясе узган елдагы вакыйгаларны барлап, үз күзлегеннән спорт чараларының рейтингын төзеде. Татарстанның “спорт дистәсе”н без болайрак күзалладык.

Гыйнварның өч көнендә республикада кеше үтерү белән бәйле бер очрак та теркәлмәгән. Әлеге чорда полиция хезмәткәрләре 4 – талау, 22 – урлау, 2 автотранспорт куып алып китү очрагын ачыклаган.

Балыкчылар бу бәйрәм ялларында да коткаручыларга эш өсти.  Кичә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләренә  адашкан 6  балыкчыны эзләргә туры килгән.

Әгәр якын киләчәктә нефтькә бәя төшү дәвам итсә, 1 доллар 168 сумга җитәргә дә мөмкин, ди белгечләр.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). 


3
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

2016 елның 2 гыйнварендә Зур Сулабаш авылында Яңа ел тамашасы уздырылды.


2
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

1 гыйнвар көнне республикада 4 транспорт һәлакәтендә 7 кеше зыян күргән, үлүчеләр юк. Татарстан буйлап исә бу көнне автомобиль белән алкоголь кулланган килеш идарә итүнең 40 очрагы теркәлгән.

Татарстанда республика Президенты каршында Эшмәкәрлек буенча совет оештырылды. Бу хактагы карарны шушы көннәрдә генә Рөстәм Миңнеханов имзалады, дип хәбәр итә Татарстанның рәсми порталы.

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1 гыйнвар көнне Казанда “ашыгыч ярдәм” табипларын 340 мәртәбә чакырганнар. Алар сугышып зыян күрүчеләргә, агуланучыларга һәм башкаларга медицина хезмәте күрсәткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International