Бүген сәгать 10.00дә Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы мәдәни үзәгендә (Карл Маркс ур, 26 йорт) Әсгать Галимҗанов белән хушлашу булачак. Хәйрияче кичә арабыздан китеп барды. Татарстан җитәкчелеге, Әсгать ага вафаты уңаеннан, кайгыны уртаклаша.
- “Яхшылык” сүзенең чагылышы булган кеше турында якты истәлек безнең йөрәктә гомергә сакланачак, - дип язылган Р.Н.Миңнеханов, М.Ш.Шәймиев, Ф.Х.Мөхәммәтшин, И.Ш.Халиков, А.А.Сәфәров, И.Р.Метшин, Р.Н.Заһидуллин тарафаннан имзаланган некрологта.

Әсгать Галимҗан улы Галимҗанов 1936 елның 2 мартында ТАССРның Апас районы Болын Балыкчы авылында туган. Казанның колхоз базарында олаучы булып эшләп, үзенең абзарында терлек асрап (үгезләр саны 300 башка кадәр җиткәне булган), замандашыбыз аларны саткан акчага илебез, шул исәптән республикабыз балалар йортларына, балаларны тернәкләндерү үзәкләренә, картлар йортларына төрлечә матди ярдәм итеп торды, җиңел машина, 75 пассажир автобусы бүләк итте.