Эх, бу балыкчыларны!

2016 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

Балыкчылар бу бәйрәм ялларында да коткаручыларга эш өсти.  Кичә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләренә  адашкан 6  балыкчыны эзләргә туры килгән.

 

Башта көндез Спас районында Тәтеш шәһәре янында Идел елгасы акваториясендә  1980 һәм 1987 елгы балыкчыларга ярдәм таләп ителгән. Эзләү-коткару эшләре нәтиҗәсендә алар исән-имин табылган.

Кич республиканың Лаеш районында Идел елгасы ярыннан 3 км ераклыкта дүрт балыкчыны  тапканнар. Медицина ярдәменнән алар баш тартканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International