Елның беренче көнендә Татарстанда 4 юл казасы теркәлгән, Яңа ел төнендә 46 җинаять кылынган

2016 елның 2 гыйнвары, шимбә

1 гыйнвар көнне республикада 4 транспорт һәлакәтендә 7 кеше зыян күргән, үлүчеләр юк. Татарстан буйлап исә бу көнне автомобиль белән алкоголь кулланган килеш идарә итүнең 40 очрагы теркәлгән.

 

Моннан тыш, шул ук көнне 11 каршы юлга чыгу очрагы күзәтелгән, 256 кеше иминлек каешын эләктермәгән өчен үз җәзасын алган.

 

Яңа ел төнендә 46 җинаять кылынган, үтерүләр булмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International