26 гыйнварда Казанның “Пирамида” комплексында “Татарстан гүзәле-2016” XVIII республика матурлык бәйгесе узачак. Ел дәвамында республиканың шәһәр һәм районнарында сайлап алу турлары оештырылып, финалга 33 кыз үткән иде.
2016 ел Россиядә - Кино елы, ә Татарстанда Су саклау зоналары елы буларак узачак. Россия Президенты Владимир Путин 2017 елны Россиядә Экология елы дип игълан иткән Указга да кул куйды.
Яңа ел ялларының беренче дүрт-биш көнендә Татарстан музейларын инде 45 мең кеше килеп караган, дип хәбәр итә Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин. 1-10 гыйнвар аралыгында Татарстандагы мәдәният учакларында балалар өчен Яңа ел тамашалары оештырыла, барлыгы каникуллар чорына шундый 314 бәйрәм кичәсен үткәрү планлаштырыла.
Быел кышкы каникуллар чорында Татарстандагы мәктәп яны лагерьләрендә 13 меңнән күбрәк бала ял итә, район һәм шәһәрләрдә барлыгы 300ләп лагерь оештырылган, дип хәбәр итә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.
Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы бөтен район һәм шәһәрләр арасында игълан иткән чираттагы “Иң яхшы бизәлгән чыршы” республика бәйгесенә гыйнвар азагында нәтиҗә ясалачак.
24 гыйнварда Татарстан башкаласының “Казан ярминкәсе” үзәгендә “Ак барс-2016” Бөтенроссия этләр күргәзмәсе узачак.
Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2015 елның декабрендә кабул ителгән карары белән республикада шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртү тарифларын күтәрде.
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматлары буенча, 6 гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Россия Хөкүмәте төбәк хакимиятенә үзәк җылыту системасын федераль кагыйдәләр белән билгеләнгән вакыттан иртәрәк эшләтеп җибәрергә хокук бирде. Шулай ук "җылы сөякне сындырмый" дигән әйтемне истә тотып, җылылыкны да соңрак туктату мөмкинлеге дә бирелгән. Мондый карар Россия Хөкүмәте сайтында бастырылган.
Узган тәүлектә Татарстанда 9 янгын чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе.